Армиядә ике аягын югалткан паралимпияче Рөстәмнең хатыны белән парлы биюе Фирдүс Тямаевны тетрәндергән
Фирдүс Тямаев инстаграмда күңелгә үтеп керерлек видео урнаштырды.

Тамаша вакытында Фирдүс җырлый, теләге булганнар парлап бии. Шунда Рөстәм Нәбиев һәм аның хәләл җефетенең парлы биюе дә күренә.
Рөстәм армиядә вакытта казармада түбә ишелеп, ике аяксыз калган егет. Ул Паралимпиадаларда чыгыш ясый, көчле рухы белән үрнәк булып тора. Хатыны һәм баласы белән төшкән видеоларны да күрсәтеп, кешеләрне көчле булырга өйрәтә.
Фирдүс исә "Кичәге концерттан соң, барлык уй-фикерләрем үзгәрде", дип язып куйган.