Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Армия генералы Виктор Соболев тулы мобилизациянең кайчан башланачагын әйткән

news_top_970_100
Армия генералы Виктор Соболев тулы мобилизациянең кайчан башланачагын әйткән
Михаил Захаров/архив

Дәүләт Думасы депутаты армия генералы Виктор Соболев, гомуми мобилизация хәрби хәрәкәтләр Украинадан читкә чыкканда башланачак, дигән. 

Аның сүзләренчә, бу очракта беркем дә гаиләдә ничә бала бар һ.б. факторларга карамаячак.

– Хәрби хәрәкәтләр Украина территориясеннән читкә чыккан очракта, Россиядә инде өлешчә түгел, ә гомуми мобилизация игълан ителәчәк, – дигән ул.

Дәүләт Думасы депутаты Виктор Соболев сүзләрен NEWS.ru сайты яза. Депутат билгеләп үткәнчә, беркем дә кемнең ничә баласы барлыгын сорап тормаячак, «барыбыз да барачакбыз».

Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә быел көн үзәгендә тормый. Соболев шулай ук өлешчә мобилизациянең төгәлләнүен әйткән һәм, яңа дулкын көтелми, дип белдергән.

– Бездә тулы мобилизацине җыю өчен урын юк, – дип йомгак ясаган генерал.

Элегрәк KazanFirst, Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров сугыш бетүен вәгъдә иткән, дип язган иде. Аның сүзләренчә, Мәскәү хөкүмәтенә дөреслекне саклап калып булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100