news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Армен Джигарханян вафат

СССРның халык артистына 85 яшь иде.

news_top
Армен Джигарханян вафат
Михаил Захаров

Халык артисты Армен Джигарханян 14 ноябрьгә каршы төндә вафат булды. Аңа 85 яшь иде. Мәрхүмне 17 ноябрьдә җирлиләр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Армен Джигарханян — иң билгеле совет һәм Россия актерларының берсе. Ул кинода уйнаган рольләре саны буенча Гиннесның рекордлар китабына кергән.

Джигарханян — СССРның халык артисты, бик күп премияләр лауреаты. «Неуловимые мстители», «Здравствуйте, я ваша тетя», «Собака на сене», «Место встречи изменить нельзя» кебек фильмнар Джигарханянның визит карточкасы була. 1996 елда үз театрын оештыра.

«Казус Кукоцкого», «Земский доктор. Жизнь заново», «Душа шпиона» сериалларында да уйный. Шулай ук күп кенә мултьфильм геройлары да аның тавышы белән сөйләшә. Мәсәлән, «Жил-был пес», «Остров сокровищ», «Приключения поросенка Фунтика», «Тачки», «Гадкий утенок» һәм башкалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар