Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

25 мең кешене юк иткән афәт – Спитакта җир тетрәү: «Солдатлар акылдан шаша, ирләр улый»

1988 елның 7 декабрендә Әрмәнстанда көчле җир тетрәве була: ярты минут эчендә Спитак шәһәре юкка чыга, Ленинакан, Степанаван һәм тагын 19 шәһәр, 58 авыл җимерелә, 25 меңнән артык кеше үлә, 40 меңнән артык кешене коткаралар. Шушы хәлләрне үз күзләре белән күргән кешеләрнең хатирәләрен «Интертат» укучыларына тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
25 мең кешене юк иткән афәт – Спитакта җир тетрәү: «Солдатлар акылдан шаша, ирләр улый»
Фото:  StarHit сайты

1948 елгы Ашхабад шәһәрендә булган җир тетрәүдән соң, Әрмәнстандагы коточкыч фаҗига СССР территориясендә иң зур һәлакәт дип санала. 25 меңнән артык кеше һәлак була, 140 мең кеше инвалидлык ала, ә ярты миллион кеше йортсыз кала, дип яза StarHit сайты.

1988 ел вакыйгаларыннан соң, 7 декабрь Әрмәнстанда җир тетрәү корбаннарын искә алу көне дип санала. Ярты минут эчендә Спитак шәһәре юкка чыга, Ленинакан, Степанаван һәм тагын 19 шәһәр һәм 58 авыл өлешчә җимерелә. Бу хәл Совет үлчәмнәре буенча гаҗәеп масштабта яктыртыла: барлык газеталар 111 илнең табигать афәтендә зыян күргәннәргә ярдәм итү өчен берләшүе турында яза.

Үлүчеләр саны азрак булырга мөмкин идеме?

Шарль Азнавур җитәкчелегендәге француз музыкантлары төркеме «Pour toi Arménie» җырын яздыра, ярдәм фонды оештыра һәм зыян күрүчеләргә 47 яңа мәктәп төзү өчен акча җыя. Ә 1989 елда, табигать афәте корбаннарына ярдәм итү өчен, «Rock Aid Armenia» альбомы чыга. Хәтта еллар узгач та артистлар һәм режиссерлар коточкыч афәт темасына мөрәҗәгать итәләр: 2016 елда Сарик Андреасян «Җир тетрәү» фильмын төшерә, ә Александр Котт 2018 елда «Спитак» картинасын чыгара.

Ул вакыттагы коточкыч вакыйгалар турында шаһитләр үзләре нәрсә сөйли?

Җир тетрәүне 10 атом бомбасы белән чагыштырдылар

Республиканың төньяк өлешендә җир тетрәү җирле вакыт буенча 11:41 сәгатьтә була, ә 20 минуттан соң Ленинаканның янгын сүндерү часте сигнализация буенча күтәрелә. Сейсмик һәлакәттән соң беренче сәгатьләрдә аның куәте 10 атом бомбасы белән чагыштырыла, Спитакка Мәскәүдән медиклар бригадасы җибәрелә, ә коткару һәм торгызу эшләренә җитәкчелек итүне СССР Министрлар Советы рәисе Николай Рыжковка йөклиләр.

Николай Рыжков

«Якынча 1 тәүлек эчендә коткару эшләре җайга салына һәм координацияләнә. 16 мең кешене җимерекләр арасыннан коткардык. Ә барлыгы бу зонадан 40 меңнән артык кешене чыгардык», – дип искә ала Рыжков.

Әрмәнстан буйлап Кызыл «Икарус»та йөргән Николай Ивановичны җирле халык бик тиз истә калдыра. 4 көннән соң гына сәясәтчегә Михаил Горбачев кушыла: фаҗига вакытында генераль секретарь Нью-Йоркта була. Күрәсең, шуңа күрә нәкъ менә Рыжков зыян күрүчеләр өчен халык герое була һәм, хәтта дистә еллар узгач та, таулы авылларда аны җылы каршы алалар.

«Чираттан олы яшьтәге бер хатын-кыз чыга, карадан киенгән, – дип искә алган Николай Рыжков авыл кибетендә булган хәлне. – Минем янга килде дә, таныды һәм кочаклап елый башлады, әрмәнчә нәрсәдер сөйли. Мин бер сүз дә аңламадым. Соңрак миңа тәрҗемә иттеләр. Бу сүзләр – әрмән кешесе өчен иң бөек сүзләр икән. «Аллаһы синең барлык авыруларыңны да миңа күчерсен...» Әйе, алар мине хәтерлиләр. Һәм мин бу бөек халыкны беркайчан да онытмаячакмын.

Коткару эшләре кышкы чор һәм тау җирлеге булганга күрә катлауланды. Юллар җимерелгән, ә 3,5-5 баллы сейсмик тетрәүләр алдагы 10 көн буе дәвам итте. Ул исән калганнарны да куркыта иде һәм бөтен дөньядан килгән төзүчеләрнең тырышлыкларын да юк итте».

Фото: © StarHit сайты

Коточкыч хәлләр: сыйныфтан 2 бала гына исән кала

Галуст ул вакытта Ленинакан шәһәре (хәзерге Гюри шәһәре) 10нчы мәктәбенең 3нче сыйныфына укый. 2 тәүлектән артык малай җимерекләр астында ята. Мәктәп җимерелгәнче, өскә панель плитәләр төшкәнче, Галуст сыйныфташы Тагуиның кулыннан тотып калырга җитешә. Бу 2 көн дәвамында малай кызның янәшә булуын сизеп тора.

«Мин һәм Тагуи бу вакыт дәвамында җитәкләшеп тордык. Ләкин Михаил (коткаручының исеме) мине җимерекләр арасыннан чыгарганда, Тагуиның кулы ычкынды, ул шунда калды», – дип искә ала Галуст.

Бәхеткә, берничә сәгатьтән соң, коткаручылар кызның иреккә чыгу юлын томалаган плитәне ярып бетерәләр, һәм ул исән кала. Һәр көн балалар мәктәп урынына киләләр, иптәшләрен һәм укытучысын кабат күрербез дип өметләнәләр, ләкин бу беркайчан да булмый: бөтен сыйныфтан Галуст һәм Тагуи гына исән кала.

Фото: © StarHit сайты

Юлда – канга баткан, йөзләре ак тузанга буялган кешеләр

Җир тетрәү булганда, Карина Отанесянга 28 яшь иде. 7 декабрь кыз өчен мөһим көн була: ул табиб-психиатр булып үзенең беренче пациентын кабул итә. Беренче тетрәүдән соң, Карина урамга атылып чыга. Ул үзенең каршында күпкатлы йортларның ишелеп төшүен күрә. Шок хәлендә апасының йортына йөгерә.

«Ул яшәгән урамны танып булмый иде. Юлда мин канга баткан, йөзләре ак тузанга буялган кешеләрне күрдем. Агачлар җиргә кадәр бөгелгән иде. Бу – икенче этәргеч иде. Бу кино декорацияләре кебек тоелды. Кешеләр ертылган киемнәрдән, кычкыралар, ярдәм сорыйлар. Ак тузан һәм штукатуркага буялып беткән апамны 2 яшьлек баласы белән күрдем. Алар җимерекләр арасыннан чыга алганнар. Мин аларны көчкә таныдым», – ди Карина.

Бу вакыйгалар без күргән фильмнардагы афәтләр белән чагыштырырлык түгел иде, чөнки бу – коточкыч чынбарлык иде. Исән калган ир-атлар һәр иртә торып, якыннарын, күршеләрен, якташларын эзләп, алар исән калганнардыр дип өметләнеп, җимерекләр янына баралар. Күпләр күргәннәренә түзә алмый: яшь солдатлар акылдан шаша, балаларын югалткан хатын-кызлар айлар буе аңнарына килә алмый йөриләр.

Фото: © StarHit сайты

Иң авыры – ир-атларның улавын ишетү иде

«Иң нык күңелне сыкратканы – ир-атларның улавын ишетү иде. Елау түгел, ә нәкъ менә улау. Алар җимерекләр астында якыннары калган йортларның ташлары өемендә ятып улыйлар иде. Мин таш кебек каткан, бернәрсәгә дә реакциясе булмаган, бернәрсәгә дә җавап бирмәгән хатынны хәтерлим. Ул кечкенә табут янында басып тора иде. Урамда бик салкын иде, мин аның авызына дару гына салдым», – дип искә ала Карина.

«Әнисеннән калган өч бармакны, йөзекне шәлгә төреп селкетеп йөри»

Фаҗига урынына килгән журналистлар бер хатын-кыз белән очраша. Аның кулында шәлгә төрелгән нидер була. Аңа ярдәм кирәкме дип сорыйлар. Җавап хәбәрчеләрне шок хәлендә калдыра. «Ярдәм инде кирәк түгел, бу – әни», – дип, ул төргәкне ачып күрсәтә. Анда – өч бармаклы кул, тырнаклары лакланган һәм бер бармакта йөзеге дә була. «Бу йөзекне аңа әти бүләк иткән иде», – диде хатын һәм тыныч кына нәрсәдер җырлап, төргәкне селкетеп китеп барды», – дип искә ала репортерлар.

Фото: © StarHit сайты

Ә бит тормыш, бернәрсәгә дә карамастан, дәвам итәргә тиеш иде. Мәсәлән, җир тетрәү вакытында линейкада булган 7 яшьлек Григор Симонян әтисенең һәр иртәне җимерекләр астыннан абыйсы һәм әбисенең гәүдәсен эзләвен белгән. Берничә көннән соң Григор укырга китә: иске мәктәп бинасы ишегалдында чатырлар коралар. 2 айдан соң балалар мәктәпләргә кайталар.

«Бик күп балалар, «яңадан җир тетрәү булыр» дип, иске мәктәп бинасына керергә курыктылар. Мин дә курыктым. Шуңа күрә туганнарым мине психологка алып киттеләр. Бу минем тормышымда беренче тапкыр чит ил кешесе белән – «Врачи без границ»тагы француз кызы белән очрашу иде. Ул үз телендә сөйләшә, ә янәшәдә Ереванның филология факультетында укучы кыз утыра һәм тәрҗемә итә. Вакыт узу белән, мин «Врачи без границ»тагы табибларның ни эшләгәннәрен аңлый башладым. Һәм нәтиҗәдә, мин үзем дә табиб булдым һәм Украинада «Врачи без границ» миссиясе башлыгы булдым, – дип уртаклашты Григор.

Фото: © StarHit сайты

25 меңнән артык кешенең һәлак булуында стихия генә гаепле түгел

25 меңнән артык кешенең һәлак булуында стихия генә гаепле түгел. «Бу һәлакәт Җир кабыгының калынлыгын гына түгел, ә бөтен җәмгыятьне дә тетрәндерде. Барысы да җимерелде: Әрмәнстанның сейсмик районлаштыруның нигезсез оптимистик схемасы һәм күп катлы биналарның аңлы рәвештә арзанлаштырылган конструкцияләре, гражданнар оборонасының көйләнгән системасы һәм җирле хакимиятнең ярдәм итә алмый торган системасы.

Үз гаебебезне без дә, СССР сейсмик районлаштыру картасының редакция коллегиясе әгъзалары, Кавказда сейсмик куркынычлыкны түбән дип бәяләгән өчен йөртәчәкбез», – дип нәтиҗә ясады Россия Фәннәр Академиясе физика институтының көчле җир тетрәүләр лабораториясе мөдире Николай Шебалин.

Барлык җаваплы кешеләр дә биналарның яраксызлыгы турында белә иде

111 серияле йортларның язмышы кызганыч. Аларның җимерелүе аркасында 7 мең кеше үлә. 1976 елда ук сынаучылар бу каркаслы-панельле 9 катлы йортларның проектын вибромашиналар белән тикшергәннәр һәм «биналар ышанычсыз» дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Фото: © StarHit сайты

«Мин беләм, Әрмәнстан Дәүләт төзелеше әлеге биналарның сейсмик ныклыгын арттыру буенча чаралар исемлеген эшләде, протоколның күчермәсен дәүләт гражданлык төзелешенә җибәрде. Һәм 12 елдан соң гына, җир тетрәү нәтиҗәләрен анализлау өчен килгәч кенә, без бу чараларның үтәлмәгәнлеген белдек», – дип уртаклашты галим Григорий Ашкинадзе. Аларның яраксызлыгы турында барысы да белгән. Дәүләт төзелеше, дәүләт гражданлык төзелеше, Әрмәнстанның дәүләт төзелеше, сынаулар заказчысы, проект авторлары һәм сейсмик төзелеш буенча баш институт. Әлбәттә, урамдагы кешеләр моны белми иде, ләкин җаваплы кешеләр бу турыда белә иде. Бу хәлләрдә катнашкан кешеләр күптән исән түгел инде. Җир тетрәүнең табигыйлегенә һәм көтелмәгәнлегенә сылтама барысын да исәптән чыгарырга мөмкинлек бирде. Ленинканда 8 баллы җир тетрәү көткәннәр, ә җир тетрәү 9 баллы булган, әмма башка панельле йортлар исән калган!»

Җир тетрәүнең табигыйлегенә сылтама белән җаваплылыктан качып котылдылар

Бу вакыйгаларның кайтавазы әле дә яңгырый. Берничә ел элек 10 баллы җир тетрәүдән исән калган Спитак мэриясендә «шәһәрнең тулысынча торгызылуы турында сөйләргә иртәрәк» дип белдергәннәр. Табигать афәтеннән соң 30 елдан артык вакыт узгач, Ширак өлкәсенең Джрадзор общинасының фатирларга мохтаҗ 28 гаиләсе калган. Башка зыян күрүчеләр белән, Әрмәнстанның шәһәр төзелеше комитетының торак фонды һәм коммуналь инфраструктуралар идарәсе начальнигы Тани Арзуманян сүзләренчә, мәсьәлә хәл ителгән.

«Бәла зонасында гамәлгә ашырыла торган дәүләт программасының бенефициарлары булып Ширак, Лория һәм Арагацотн өлкәләрендә исәптә булган 5419 гаилә тора. Хәзерге вакытта күпчелек – 5391 гаилә мәсьәләсе хәл ителгән. Бу максатларда 70 миллиард драма (175 миллион доллар) сарыф ителде», – дип йомгаклады ул узган ел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100