Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңавылда яшәүче ир-ат аркасына пычак кадалган килеш машинасына утырып хастаханәгә килгән

news_top_970_100
Яңавылда яшәүче ир-ат аркасына пычак кадалган килеш машинасына утырып хастаханәгә килгән
"Татар-информ" архивы

Башкортстанда яшәүче ир-ат, аркасына пычак кадалган килеш, машинасына утырып, хастаханәгә килү җаен тапкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Яңавыл районы полициясенә табиблар шалтырата, алар аркасы яраланган ир-ат мөрәҗәгать итүен әйтә.

Полиция ачыклаганча, җинаятьтә бу ир-атның бергә яши торган 38 яшьлек хатынының катнашы була. Хатынны полиция бүлегенә алып киләләр, ул гаебен танып күрсәтмә бирә.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, бергә яши торган ир белән хатын авылдан киләләр һәм «салып» утыралар. Шул чакта аларның күптәнге бәхәсе аркасында талаш чыга. Хатын ирен көнли, акча җитмәү сәбәбе дә калкып чыга. 38 яшьлек хатын аш-су пычагын ала һәм арты белән борылган иренә кадый. 43 яшьлек ир-ат шок халәтендә урамга чыга, машинасына утыра һәм район хастаханәсенә китә. Аңа табиблар ярдәм күрсәтә.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100