news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арка сызлый, йөрәк чәнчи, баш чатный: бакчада сәламәтлекне саклау өчен табиб киңәшләре

news_top
Арка сызлый, йөрәк чәнчи, баш чатный: бакчада сәламәтлекне саклау өчен табиб киңәшләре
Фото: Владимир Васильев / "Татар-информ"

Май бәйрәмнәрендә күпләр бакча сезонын ача, һәм бигрәк тә һава торышы мөмкинлек биргәндә эшләп калырга ашыга. Әмма, чаманы белми эшләгән очракта, бакчадан туры хастаханәгә барып ятарга мөмкин, дип кисәтә табиблар. Табиблар бакча эшләре чорында имгәнүләрдән, сөякләр сынудан, радикулит өянәгеннән һәм инфракттан саклану өчен киңәшләр бирде.

«Көн саен кан басымын үлчәргә һәм пульсны күзәтергә кирәк»

«Кышкы пассивлыктан язгы активлыкка сак һәм әкрен-әкрен генә күчәргә кирәк. Барыннан да бигрәк эш һәм ял режимын саклау, сәламәтлеккә игътибар итү мөһим. Пенсионерларның күбесе кыш буе өйдә ята да, язын дачага килеп шундук көрәккә тотына, бер көндә бөтен бакчаны казып бетермәкче була. Шуннан соң кан басымы күтәрелә, стенокардия өянәге башлана, остеохондроз, шикәр диабеты һәм башка авырулар кискенләшә. Шуңа да йөкләнеш фанатизмсыз гына, чама белән булырга тиеш. Гипертония, диабет яки астма кебек хроник авырулары булган кешеләргә бакча сезоны башланыр алдыннан медосмотр узарга һәм алда булачак йөкләнешләрне исәпкә алып, дәвалануны яңадан карарга кирәк. Дачада көн саен кан басымын үлчәргә һәм пульсны күзәтергә кирәк. Су эчәргә, рациональ тукланырга кирәк. Эсседән, авыр эштән һәм сусызлыктан кан басымы уйнарга мөмкин», – дип кисәтә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының шаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким.

Авыр эш көненнән соң, күпләр мунча керергә, шашлык кыздырырга һәм спиртлы эчемлекләр белән кәеф-сафа корырга ярата. Әмма кардиолог бакча эшләрен мунча керү, алкоголь һәм майлы ризык белән берләштерергә киңәш итми. Бу йөрәк-кан тамырлары системасына өстәмә йөкләнеш бирә һәм төзәтеп булмаслык нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин.

«Бу өлкән яшьтәге кешеләргә генә кагылмый. Соңгы елларда йөрәк-кан тамырлары паталогияләре сизелерлек яшәрә, 30-35 яшьлек кешеләрдә гипертонияне еш күзәтәбез», – ди белгеч.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Табиб үз организмыңа колак салырга һәм шомлы билгеләргә игътибарлы булырга киңәш итә: күкрәктә дискомфорт, йөрәк эшчәнлегендә өзеклекләр, тын кысылу – бу билгеләр булганда ашыгыч рәвештә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кардиолог бакча сезонына кыштан ук әзерләнә башларга киңәш итә. Монда рассада турында гына сүз бармый: йөрәк мускулларын ныгыту өчен күбрәк җәяү йөрергә һәм булдыра алганча гимнастика белән шөгыльләнергә кирәк.

«Бакчачыларның төп хатасы...»

Травматолог-ортопед Кирилл Керимов та бакчачыларның эшләрне кисәк башлап җибәргәннән имгәнүен әйтә.

«Кеше берничә ай буе хәрәкәтләнми, ә соңыннан таңнан кичкә кадәр җир казый, капчык ташый, туп-тулы чиләкләр күтәрә, ботаклар кисә, сәгатьләр буе иелеп эшли. Бакчада барыннан да бигрәк куллар, аяклар, арка һәм тән тиресе зыян күрә. Бакчачыларның төп хатасы – ахырга кадәр эшләү, авыртуга түзеп тору, авыр әйбәрләрне кинәт күтәрү, арканы түгәрәкләндереп иелеп чүп утау, бакчада шлепнацы киеп йөрү, тырма һәм секаторларны кайда туры килә, шунда калдыру.

Минем киңәшләрем гади. Эшкә керешер алдыннан 5-7 минут чамасы разминка ясап алыгыз, җилкәләрне, билне, тезләрне, балтыр-табан буынын язып җибәрегез. Коралларны очлы якларын аска каратып йөртегез һәм тырмага ялгыш басмас өчен, япьләрен үзегезгә таба каратып калдырмагыз. Яраланган очракта яраны чиста су белән юарга, тыгыз бәйләвеч салып, канны туктатырга, янындагы тирене антисептик белән чистартырга һәм чиста салфетка каплап куярга кирәк. Ярага туфрак тисә, столбняк йоктыру куркынычы бар, шуңа күрә үзегезнең прививка статусын белү мөһим. Яралар, тешләнгән урыннар тирән булса, шешенсә, аякка басып яки кулны селкетеп булмаса – табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – ди травматолог.

Кирилл Керимов сүзләренчә, дача фанаты булган өлкән кешеләрнең күпчелеге еш кына остеопороздан интегә. Ягъни, сөякләрнең тыгызлыгы кими һәм алар уалучанга әйләнә. Артык йөкләнештән һәм имгәнүләрдән катлаулы сынулар, мәсәлән, бот сөяге муентыгы сынарга мөмкин.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Озаклап иелеп эшләмәскә тырышырга кирәк»

Республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы неврология бүлеге мөдире Марат Хәйруллов башны аска игән килеш озак тору сәламәтлек өчен куркыныч, дип кисәтә.

«Мондый халәттә баш мие тамырлары тулыша, бу инсульт, баш миенә кан саву һәм йөрәк җитешсезлеге куркынычын арттыра. Шуңа күрә озаклап иелеп эшләмәскә тырышырга кирәк. Моннан тыш, арканың бөгелеп торуы умыртка баганасы һәм бөтен терәк-хәрәкәт системасы өчен ясалма халәт, ул мускулларда, шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасында киеренкелек туплый. Шуның аркасында муен, бил авырта башлый, баш әйләнә һәм күз алды караңгылана. Мондый халәттә корсак та кысыла, бу канның кислород белән туенуын киметә, әгъзаларның, тукымаларның туклануын начарландыра», – ди белгеч.

Аркага һәм буыннарга йөкләнешне киметү өчен невролог киңәшләр дә бирде.

«Авыр әйбер күтәргәндә авырлыкны аякларга тигез бүлү өчен арканы түгел, ә тезләрне бөгәргә кирәк. Түтәлләрдә эшләгәндә тәбәнәк эскәмия, урындык кулланырга була, ә тезләнергә кирәк булганда, тезләрне накладкалар белән сакларга кирәк. Шулай ук биек түтәлләр дә ясарга була.

Күзлек күзләрне саклый

Казан медицина академиясенең офтальмология кафедрасы мөдире Эльмира Абдуллаева кисәткәнчә, бакчада эшләгәндә күзләр өчен куркынычлар бар.

«Агачлар кискәндә, куакларны эшкәрткәндә, болгарка белән эшләгәндә ботак, кечкенә йомычка, роза чәнечкеләре яки бордос сыеклыгы тамчылары күзгә эләгеп, мөгезкатлауны зарарларга мөмкин. Бу очракта ашыгыч рәвештә раковинага иелеп күзләрне чиста су яки физраствор белән юдырырга, сыеклык борыннан чигәләргә таба агып төшәрлек булырга тиеш. Бернинди кар суы, мичкәдә тондырылган су ярамый – анда микроблар мыжлап тора һәм алар хәлне катлауландырачак кына», – диде табиб.

Әгәр күзгә чүп кергән һәм юдырганнан соң да уңайсызлык хисе бетми икән, ашыгыч рәвештә офтальмологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул чит-ят предметны алачак һәм зарарлану дәрәҗәсен бәяләячәк. Күзгә кергән чүпне мөстәкыйль алырга тырышу, күз күремен югалту белән яный.

Эльмира Абдуллаева бакчачыларга саклагыч яки кояштан саклый торган күзлек кияргә киңәш итә. Алар артык ультрашәмәхә нурлардан, күзгә чит-ят предмет керүдән, бөҗәкләрдән һәм башка җәрәхәтләнүләрдән саклый

«Әгәр күз тирәсен бал корты чаккан яки башка бөҗәк тешләгән икән, паникага бирелмәгез: күз кабагы тиресе шешенү күзнең үзенә янамый. Ләкин аллергия яки анафилактик шок булганда – чын куркыныч бар, хәтта, үлем куркынычы яный. Шуңа күрә аллергиклар һәрвакыт үзләре белән антигистамин чара йөртергә тиеш. Катарактасы, глаукомасы булган, операция кичергән кешеләр өчен киңәшләр индивидуаль. Заманча микрохирургия аларга 20 ел элеккегегә караганда күбрәк ирек бирә. Әмма пычрак куллар белән күзләргә тамчы тамызу яки башны иеп интенсив эш – теләсә кайсы очракта тыела», – диде офтальмолог.

Чыганак: «Республика Татарстан», Фәридә Якушева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар