Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арка ни сәбәпле авырта?

Табиблар арка авыртуның тугыз билгесен әйткән.

news_top_970_100
Арка ни сәбәпле авырта?
https://pixabay.com

Күп очракта арка авырту артык куркыныч булмый, ләкин билгеле бер симптомнар барлыкка килсә, табибка мөрәҗәгать итү хәерле. Бу турыда Медикфорумга сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Аркада авырту — күп очракта җитлеккән кеше организмының халәте бозылуны аңлата. Аның мускуллары тартылырга, нервы кысылырга мөмкин, бу үзеннән-үзе бетә торган әйберләр.

Аркада авырту җитди булуын билгели торган симптомнар:

  • Җенес органнары яки арт якта ою, кадаган кебек булу.
  • Сидек бүленеп чыгу кыенлашу.
  • Сидек куыгы яки эчәклекне контрольдә тотып булмау.
  • Күкрәк читлеге авырту.
  • Тән температурасы 38 градустан күтәрелү.
  • Ябыгу.
  • Арка деформацияләнү.
  • Ял иткәч җиңеләймәү яки төнлә авыраю.
  • Җитди травмадан, мәсәлән, авариядән соң арка авырту.

Бу авыртуларның сәбәбе төрле булырга мөмкин. Бу — бүсер, бөер яки сидек юлларында ташлар, остеопороз, менингит һәм башкалар, сирәк очракта яман шеш тә булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100