Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арка авырту нинди куркыныч чир турында кисәтергә мөмкин?

Умыртка баганасы авыртса, бил тирәсендә төрле якка бирсә, остеопороз булуы ихтимал.

news_top_970_100
Арка авырту нинди куркыныч чир турында кисәтергә мөмкин?
https://pixabay.com

Арка авырту төрле чирләр, шул исәптән инфаркт турында кисәтергә мөмкин. Бу турыда РИА Новости.

Арка авырту ару — бик озак утыру яки басып тору аркасында булырга мөмкин. Ләкин арка авырту ял иткәч тә бетмәгән очраклар була. Моның төрле куркыныч авырулар турында кисәтүе ихтимал.

Арканың сул ягында авырту йөрәк-кан тамырлары системасы чирләре аркасында булуы ихтимал. Кайчакта авырту кулга яки иңбашына бирә. Бу очракта инфаркт ихтималы бар. Кан басымы югары булган, гиперглекемиядән яки ишемия авыруыннан интеккән кешеләрдә авырту күкрәккә яки аркага бирүе, сулыш кысылуы мөмкин.

Кискен нефрит булса да, авырту аркага бирә. Бу вакытта бил тирәсе сызлый.

Умыртка баганасы авыртса, бил тирәсендә төрле якка бирсә, остеопороз булуы ихтимал. Билдәге сызланулар умыртка баганасында бүсер яки мускуллар ялкынсынуын да кисәтергә мөмкин.

Умыртка баганасың күкрәк бүлегендә авырту уникеилле эчәклектә җәрәхәт булуын кисәтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100