Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Архангельск өлкәсенең элекке мәгариф министрын педофилия өчен хөкем иттеләр

Элекке министрны балигъ булмаган балаларны аздыруда һәм интернетта порнография таратуга гаеплиләр.

news_top_970_100
Архангельск өлкәсенең элекке мәгариф министрын педофилия өчен хөкем иттеләр

Архангельск шәһәренең Октябрьск район суды төбәкнең элекке мәгариф министры Юрий Гнедышевны балигъ булмаганнарга карата җенси гамәлләр кылган һәм интернетта порнография тараткан өчен биш елда бер айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Бу хакта ТАСС яза.

Гнедышев балигъ булмаганнарга карата җенси гамәлләр кылган һәм порнография тараткан өчен 2020 елның 9 октябрендә кулга алына. 13 октябрьдә аны гаепле дип табалар.

Гаепләүчеләр фаразы буенча, мәгариф министры ялган аккаунт теркәгән һәм 12, 14, 16 яшьлек өч кыз белән социаль челтәрләрдә интим темаларга язышкан, кызларның берсенә секс видеосы җибәргән. Аларның берсе Северодвинсккидан, икенчесе Алтайдан, өченсе Владимир өлкәсеннән.

Юрий Гнедышевның ике кызы бар, берсе — студент, кечкенәсе башлангыч класста укый.

Түрә үзенең гаебен өлешчә таныган — 12, 14 яшьлек ике кыз белән интим темага сөйләшү алып барганын таныган. Аның танышлары гаҗәпкә калган: Гнедышев — информатика укытучысы, димәк, хәтта яшерен аккаунтларның да хуҗасы кем икәнен ачыклау кыен түгеллеген ул белергә тиеш.

Каза күргән кызларның әти-әниләре министрдан 1 миллион 300 мең сум компенсация таләп иткән. Суд бу сумманы 195 мең сумга киметкән.

Юрий Гнедышев 2020 елның августыннан Архангельск мәгариф министры вазифаларын вакытлыча башкаручы булып эшләгән, аңа кадәр министр урынбасары булган. Министрлыкта эшләгәнче Гнедышев Северодвинсктагы 14 нче гимназия директоры булган һәм шул ук мәктәптә 1995-98 елларда математика һәм физика укыткан.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100