news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Архангельск өлкәсендә көчле давыл йорт түбәләрен алып ыргыткан, балконнарны җимергән — видео

Архангельск өлкәсендә көчле давыл йорт түбәләрен алып ыргыткан, балконнарны җимергән — видео

news_top
Архангельск өлкәсендә көчле давыл йорт түбәләрен алып ыргыткан, балконнарны җимергән — видео

30 мартка каршы төндә Архангельск өлкәсендә коточкыч давыл булган. Җил тизлеге секундына 20 метрга кадәр җиткән. Әлеге урыннан кадрларны «Вести» каналы күрсәтте. 

Архангельск, Северодвинск һәм Новодвинск шәһәрләренә шактый зыян килгән. Табигать казасының кадрлары социаль челтәрләрдә таралды. 

Видеодан күренгәнчә, йорт түбәләрен җил куптарган, автобус тукталышлары җимерелгән, агачлар ауган, светофорлар, коймалар, реклама такталары ишелгән. Кайсыбер торак йортларда балконнар җимерелеп төшкән. Шәһәр халкының бер өлеше сусыз һәм утсыз калган. 

Архангельск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фотолары

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар