Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арендаторлар сезнең фатирны урлый аламы?

news_top_970_100
Арендаторлар сезнең фатирны урлый аламы?
Рамил Гали, "Татар-информ" архивы

Фатирны арендага биреп торганда аферистлар кулына эләкмәс өчен, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Юкса алар сезнең торак мәйданын сатарга маташырга мөмкин. Бу турыда «Прайм» агентлыгына күчемсез милек буенча белгеч Оксана Полякова сөйләгән.

Оксана Полякова сүзләренчә, җинаятьчеләр беркайчан да милек агентлыкларына мөрәҗәгать итми. Агентлыкта документларның дөреслеген яхшылап тикшерәләр, мошенниклык очрагын булдырмау өчен документларны карыйлар.

Полякова фатирны үзе арендага бирүче хуҗага киңәш бирә. Торак милеккә хокукны билгели торган документны арендаторның кулына бирергә ярамый, шулай ук ул кешенең паспорт копиясен сорарга кирәк.

«Фатирыгызны сездән башка сатарга маташу очрагын булдырмас өчен, регистрация гамәлләрен башкармауны милек хуҗасыннан башка сорап Росреестрга гариза бирегез», – ди белгеч. Бу турыда РИА Новости язды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100