Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аренда бәясен киметеп, фирмаларга ярдәм иткән»: Министрлык вәкилен ни өчен хөкем итәләр?

Казанның Вахитов районы суды ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы идарәсенең элеккеге бүлек башлыгы Илшат Әминов эшен карый башлады. Түрә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә ярамавын оныткан, төрле фирмаларга ярдәм иткән (аларның берсе, сүз уңаеннан, аның әнисенә теркәлгән).

news_top_970_100
«Аренда бәясен киметеп, фирмаларга ярдәм иткән»: Министрлык вәкилен ни өчен хөкем итәләр?
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Көз уртасына кадәр өй арестында калдырырга»

Казанның Вахитов судында Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының элеккеге бүлек башлыгы Илшат Әминов эше буенча процесс старт алды. Аны вәкаләтләрен үз максатларында файдалануда һәм законсыз нигездә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдә гаеплиләр, ә мошенниклык турындагы маддә гаепләүдән төшереп калдырылган.

Суд башта Әминовка чик кую чарасын озайтты – ким дигәндә 7 октябрьгә кадәр ул өй арестында калачак. Шуннан соң суд тикшерүе башланды.

«Эш урыныннан файдаланып, табыш алу нияте белән, Әминов, аукционнар үткәргәндә, берничә оешмага ярдәм иткән», – дип сөйләде судка Казанның Вахитов районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Татьяна Маслова.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның июненнән 2024 елның 6 ноябренә кадәр Әминов «Аккад», «Стройконтинент», «Направление», «Урын» һәм «Регламент» оешмаларына дәүләт күчемсез милеген арендалау килешүләрен төзегәндә ярдәм иткән.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Дәүләт милеген шәхси файдасы өчен кулланырга теләгән»

Илшат Әминов, эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә ярамавын белә торып, бу оешмаларның эшендә катнашкан, аларга ярдәм күрсәткән.

Болар гына да түгел, ул аренда түләүләренең дә бәясен киметкән һәм бу оешмалар белән аренда килешүләре төзегән. Шулай итеп, ул дәүләткә 2,8 млн сумлык зыян китергән. Элегрәк Илшат Әминов дәүләт милеген арендага биргәндә бәя куюга бернинди катнашы булмавын белдергән иде – аның сүзләренчә, моның белән башка кешеләр шөгыльләнә.

«Үзе, әнисе һәм дустына файда алу максаты белән, әнисе исеменә теркәлгән «Аккад» оешмасына ярдәм күрсәткән. Дәүләт милеген шәхси файдасы өчен кулланырга теләгән», – дип өстәде дәүләт гаепләүчесе.

Киләсе утырышта Казанның Вахитов районы прокурорының өлкән ярдәмчесе гаепләүне укуын дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез: кулга алынган вакытта, Илшат Әминов судка үзенең 18 яшьлек кызы һәм 12 яшьлек улы булуын, хатынының күптән түгел генә начар авыру турында хәбәр алуын сөйләгән иде.

«Хатыныма химиотерапия узарга туры киләчәк, аңа авыр булачак, мин аның турында кайгыртырга тиеш», – диде Әминов.

Сүз уңаеннан, Илшат Әминов үз гаебен танымый.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Федераль иминлек хезмәте идарәсе хезмәткәрләре Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы идарәсенең бүлек башлыгын мошенниклыкта, вазыйфаи вәкаләтләреннән үз максатларында файдалануда һәм законсыз рәвештә эшкуарлык эшчәнлегендә катнашуда шикләнеп кулга алган иде.

Чыганак: «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100