news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Арчинский Тямаев» Марат Газизовның «Пошалым чаналары»нда чыгышы: 7 ел элекке язма

news_top
«Арчинский Тямаев» Марат Газизовның «Пошалым чаналары»нда чыгышы: 7 ел элекке язма
Салават Камалетдинов

Социаль челтәрләрдә Арча ягыннан танылган алып баручы, тамада Марат Газизов турында хатирәләр уртаклашуны дәвам итәләр. Үзен «Арча Шамкае» дип атаган Марат Газизов 3 августта инсульт сәбәпле кисәк вафат булды. Аны Арча районы Штерә авылында җирләделәр.

Марат Газизов 2017 елның гыйнварында җырчы Рөстәм Закиров оештырган «Пошалым чаналары» концертында катнашкан иде. Бу концертны «Татар-информ»ның татар редакциясе онлайн трансляцияде, аны сылтамага кереп карап була. Алып баручы Марат Газизовны «Арчинский Фирдүс Тямаев» дип игълан иткәч, Марат Газизов бик мәзәк итеп сәхнәдә сикерә. «Бешеный Марат дияргә була», – ди алып баручы аны.

Марат Газизов бу концертта: «Кил син» җырын башкара (Галиәхмәт Гатин сүзләре, Илгиз Зарипов көе). «Җырлап яшәгез!» – ди ул сәхнәдән чыгып киткәндә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар