Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Арчадагы «Казансу» паркындагы шугалакта элмә такта гына эшли»

Арча мэры Рөстәм Касыймов шугалакны су белән тутыру эшләре башланганын әйтте.

news_top_970_100
«Арчадагы «Казансу» паркындагы шугалакта элмә такта гына эшли»
t.me/dirtytatarstan

Телеграммда «Неудаща» каналында Арчаның «Казансу» паркындагы шугалак турында хәбәр таралды. Социаль челтәр кулланучылары ял итү урынының яраксыз хәлдә булуына зарланды. Арчага кайтучы кунаклар шәһәрдәге «Казансу» паркында «бөтен җиһазлардан элмә такта гына эшли» дип сөйли.

«Бүген Арчада балалар белән «Казансу» паркында булдык, узган ел шугалак файдалануга тапшырылган иде. Анда Казандагы халыктан башка тимераякта шуарга уйлаган идек. Әмма, барып чыкмады. Коймалы, яктыртылган бик яхшы юл, инвентарьны прокатка бирү пункты — болар барысы да бар. Әмма болардан бары тик элмә такта гына эшли. Прокат пункты эчендә дивардагы буяу коела, юл кар белән тулган, шугалакта боз катырылмаган», диелгән иде хәбәрдә.

«Татар-информ» хәбәрчесе Арча мэры Рөстәм Касыймовка шул хакта аңлатма сорап мөрәҗәгать итте.

Шәһәр башлыгы шугалакта ремонт эшләре баруы турында әйтте. «Шугалакны бүген су белән тутыра башладылар, ләкин һава торышы туры килмәгән иде бит әле. Җылы температура булганда боз катыру мөмкин түгел иде. Бүген эшләр башланды, без аны бүген су белән тутыра башладык. Һава торышының тискәре температурада булуы кирәк. Бу көннәрдә без аны ачып җибәрәбез», — диде Рөстәм Касыймов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100