Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арчада «Запорожец»лар ярышты: «Фирдүс Тямаев - безнең катнашучыбыз һәм спонсорыбыз»

27 февраль көнне «Татар-информ» хәбәрчесе Арчада әфганчылар хөрмәтенә оештырылган ярышта булып кайтты.

news_top_970_100
Арчада «Запорожец»лар ярышты: «Фирдүс Тямаев - безнең катнашучыбыз һәм спонсорыбыз»
Гөлия Хәсбиуллина

«Запорожец» машиналарын металлоломга тапшырган җирдән алып, төзәтеп бетерделәр»

Арча шәһәре ипподромында «Запорожец» автомобильләрендә әфганчыларның «Сугышчан туганлык» район җәмәгать оешмасы призына ярышлар оештырылды. Әлеге чарага Әфганстанда хезмәт иткән әтием белән бардым. 

«Запорожец»лар узышуы — Әфганстанда хезмәт итүчеләрнең җыелышу, күрешү урыны да.

Тантаналы ачылышка Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев һәм «Сугышчан туганлык» җәмгыяте җитәкчесе, әфганчы, Кызыл йолдыз ордены кавалеры, подполковник Сергей Баһаветдинов та килгән иде.

«Бу ярышлар сугышта һәлак булган әфганчылар истәлегенә багышлана», — диде сәхнәдән Сергей Баһаветдинов.

Татарстанның «Запорожец»лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы җитәкчесе, әфганчы, «Дуслык» ордены кавалеры Илнур Яруллин - Арчадагы ярышларның башлап җибәрүчесе. Ул мондый ярышны Лениногорск районы Бәкер авылында күреп кайтканнан соң әлеге идея белән яна башлаганын әйтте.

Илнур Яруллин Әфганстанда 1980-1985 елларда хезмәт иткән. Быел 15 февраль көнне Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел булды. «Запорожец»лар ярышы да әлеге датага бәйле иде. 

«Әлеге чара 2011 елда үткәрелә башлаган, хәзер 11нче тапкыр уза. Халык бик ярата, Сабантуйга килгән кебек җыела», — дип аңлатты Илнур Яруллин.

Ни өчен «Запорожец»лар узышуы дип сорадым.

Автомобиль ярышларында, гадәттә, кыйбатлы машиналар була. Алар 2-3 миллион гына да тормый, 5-6 һәм хәтта унар миллион, бәлки тагын да кыйбатрактыр. Ә безнең тырыш егетләр «Запорожец» машиналарын металлоломга тапшырган җирдән алып, аларны карап, төзәтеп бетерделәр. Бик оста куллы малайлар бар, машиналарны шундый әйбәт хәлгә китерәләр. Ярышта катнашучылар адреналин алалар, бу башка ярыштан аерылмый да диярлек. Автомобильләр арзанлы булуына карамастан, ярыш популярлашты, анда яратып катнашалар, — диде Илнур Яруллин.

Ул ярышта утыз машина катнашканын һәм җиңүче күчмә кубок белән бүләкләнгәнен әйтте. Шулай ук беренче урынны яулаучыга суыткыч бүләк ителүен белдерде. Илнур Яруллин бу ярышының оештыручысы гына түгел, бүләкләр алучы иганәчесе дә икән.

«Безнең Тямай» машиналары

Машиналар узыша башлаганчы, һәрберсен якыннан карап була иде. Аларны караштырып йөргәндә, «Безнең Тямай» дигән язу ябыштырылган берничә машинага күзем төште. 

Ленар Бигманов Лениногорскидан килгән. Ул әлеге ярышларда җиденче ел катнаша. «Башта кызыксынып үземә бер „запарай“ алдым, аннары икене, өчне, дүртне... Аларны бөтен иптәшләргә бүләк иттем. Хәзер безнең төркемдә 36 машина. Без Лениногорск районында егетләр белән ел саен үзебездә шундый ярыш уздырабыз», — диде ул.

«Тямаев — безең катнашучы. Ул быел 6 гыйнварда бездәге ярышларга килгән иде. Ул безгә ярдәм итте, акча бирде, суыткыч камера бүләк итте. Шуңа без аны хөрмәт итеп, машиналарыбызга „Безнең Тямай“ язуын ябыштырабыз. Җәйгә аңа ярышларга өченче санлы машинаны әзерлибез», — дип аңлатты Ленар Бигманов.

«Бу — бөтен команда җиңүе»

«Запорожец» машиналары узышуының финалына 5 заездда беренче урынны алучылар чыкты. Икенче булып килүчеләр арасында өстәмә заезд оештырылды, шунда беренче һәм икенче килүчеләр дә финалга чыкты. Шулай ук беренче этап заездларында өченче килүчеләр дә яңадан узышты, алар арасында беренче килгән машина да финалга чыкты. Беренче этапта өченче килгән, тик соңыннан бөтен өченче килгәннәр арасында беренче булган Динар Гарипов финалда призлы урынга ия булды. Ул өченче урынны яулады.

Икенче урында — Айрат Исмәгыйлев, беренче урында — Валерий Васильев.

Җиңүче - Лениногорскидан килгән Валерий Васильев үзенең әлеге ярышта бишенче тапкыр катнашуын һәм икенче тапкыр беренче урынга лаек булганын әйтте. «Бу — бөтен команда җиңүе. Машинаны ярышка механиклар әзерли», — диде ул.

Үземнең машина узышларын кинолардан гына күргән бар иде. Анда да зур команда эшли, берничәсе көпчәкләр алмаштыра, берничәсе двигательне карый һәм башкасы. Монда да машиналарны карап кына торалар, кирәк әйберен шундук төзәтәләр, алмаштыралар. Берсенең икенче этап узышуга көпчәген алмаштырырга туры килде.

Ярыш мавыктыргыч булды, кайбер машиналар финишка килеп җитә алмыйча тукталды, кайберләре трасса кырыендагы кар көртләренә менеп китте. Машина йөртүчеләр янында ярдәмчеләре дә утырды. «Машина йөртүче янына тәрәзә сөртеп барырга махсус озын куллы кешеләрне утыртканнар», — дип шаярды ярышны шәрехләүче. 

Җиңүчеләр билгеле булгач, теләге булган хатын-кызларга да узышта катнашырга мөмкинлек бирелде.

Арчадагы бу ярышны карарга яшьләр дә, балалар да, олылар да килгән. Әфганда хезмәт иткәннәр бер-берсе белән табышып, күрешеп йөрде, алар өчен бу мөмкинлек аеруча кадерле булгандыр.

Без Арчада әфганчыларның йортларын да күреп уздык. Арча районында Әфганстанда хезмәт иткән һәр кешенең капкасына «Бу йортта Әфган сугышы ветераны яши» дигән язу эленгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100