news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арчада яшь ир-ат кондызлар кимергән агач астында калып үлгән

Авыл кешеләре елга буен ауган агачлардан чистартмакчы булган.

news_top
Арчада яшь ир-ат кондызлар кимергән агач астында калып үлгән

12 ноябрьдә Арча районының Түбән Курса авылында 36 яшьлек ир-ат өстенә агач төшкән. Ул җитди имгәнеп, вафат булган. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Ир-атлар елга буен ауган агачлардан чистарткан. Кондызлар зыян китергән агачларны җыйганнар.

Бер ир-ат, үзе кискән агачның ава башлаганын күреп алып, читкә качмакчы булган. Ләкин агач аның өстенә төшкән. Бу ир-ат шунда ук җан биргән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар