news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арчада утыздан артык мәктәп укучысы агуланган

Зыян күргән төрле яшьтәге балалар барысы да хастаханәгә китерелгән.

news_top
Арчада утыздан артык мәктәп укучысы агуланган
“Татар-информ” чыганагы җиткерүенчә, гадәттән тыш хәл районның Казанбаш авылында килеп чыккан. Агуланган балалар барысы да шушы урта мәктәптән. Хәзерге вакытта утыздан артык бала агуланган булуы билгеле. 

Татарстанның Арча районындагы мәктәптә агуланган балаларда эчәклек инфекциясе булуы ачыкланган. Бу хактагы хәбәрне “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән җиткергәннәр.

Агентлыкка 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүен хәбәр иттеләр. Беренчел диагноз –  эчәклек инфекциясе.

Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткерүенчә, балаларның хәле җиңел һәм уртача авырлыкта дип билгеләнгән. Балаларга тиешле ярдәм күрсәтелә. Әлеге очракны Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин контрольә тота.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар