Арчада Россия чемпионы булган көрәшчене мәктәптә алкышлар белән каршы алганнар
15-16 яшьлекләр арасында чемпион калган Арча көрәшчесе Динияр Моратовны мәктәбендә аягүрә басып, алкышлар белән каршы алганнар.
Яшьләр арасында көрәш буенча Россия чемпионы булып танылган 9 сыйныф укучысы Динияр Моратовны Арчаның 6нчы санлы мәктәбендә аягүрә басып каршы алганнар. Мәктәп ишегеннән үк медаль тагып, кубок тотып кергән көрәшчене кулын кысып, бүләк тапшыралар. Алга таба Диниярны ике яклап тезелеп баскан укучылар һәм укытучылар алкышлар белән озата.
«ТР Көрәш федерациясе» инстаграм аккаунтында әлеге видео астында язылучылар матур теләкләр дә калдырганнар. «Молодец», «Афәрин, энекәш, булдырасың», «Шундый тыйнак», «Уңышлар телибез!», «Молодцы, яхшы үрнәк! Бу мәктәп директорлары һәм Көрәш федерациясе чыннан да район өчен тырыша дигәнне аңлата», «Молодцы, Арча. Молодцы, федерация! Халык үз батырларын белергә тиеш. Чемпион да молодец. Уңышлар сиңа, апаем, алда да», — дип яза көрәш сөючеләр.
«Молодцы! Безне ничә мәртәбә ир-егетләр арасында Татарстан һәм Россияне отып та болай каршы алганнары юк иде», — дип язучылар да бар.
- 12-13 март көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Ярышта Россиянең егермедән артык төбәгеннән 250ләп көрәшче бил алыша. Төрле яшь һәм үлчәү категорияләрендә Татарстан көрәшчеләре унтугыз алтын медаль яулый.