Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арчада кар яуган!..

...дип шаярткан Ленар Сабирҗановның юморын аңламаганнар.

news_top_970_100
Арчада кар яуган!..
https://www.instagram.com/lenars_1987/

Арча районында яшәүче Ленар Сабирҗановның инстаграм сәхифәсендә бер кызык видеога тап булдык.

Ул анда, калын курткалар киеп, тез тиңентен яуган карны күрсәтә. «Менә, дуслар, 2021 елның 20 мае. Күрегез бу карны. Чын кыш диярсең. Үзем дә ышанып бетмим. Арча районы бу, 20 май бит!» — ди ул. Ленар алдагы видеода икенче көнне дә эреп бетмичә калган карларны күрсәтә.

Бу хәлнең чынмы икәнлеген белешергә дип, аның үзенә шалтыраттык. Баксаң, Ленар халыкны шулай итеп шаяртырга уйлаган икән. «Атна дәвамында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җил, яшенле яңгыр, кар күрсәтеп хатлар юллады. Туктале, мин дә кызык итим, мин әйтәм. 4 гыйнвар көнне төшереп куйган бер видеом бар иде. Тоттым да, шуны инстаграмга урнаштырдым.

Ләкин халык әшәке инде. Күпләр видеоны аңламады, кызыкны кызык итеп кабул итмиләр. Әллә ниләр язып бетерделәр, исең китәр», — ди ул.

Икенче ролик өчен кар ролен коелган алмагач чәчәкләре башкарган. Ә карап торышка чын кар кебек, ышандыра.

Икенче көнне Ленар инстадусларына видеомөрәҗәгать яздырган. Ул анда шаяртуы турында сөйли. «Кемнең фантазиясе нинди инде. Мине ачуланмагыз, түбәм китмәде», — дип елмая ул


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100