news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арчада көпә-көндез хуҗасы белән бергә йорт, күрше өй янып беткән - фото

Фаҗигадә ике торак йорт, ике сарай, мунча һәм гараж янып беткән.

news_top
Арчада көпә-көндез хуҗасы белән бергә йорт, күрше өй янып беткән - фото
Арча районы Казанбаш авылында ике йорт янган. Бер йортның хуҗасы да ут эчендә калып, һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Кичә көндез коткаручыларга Казанбашта янгын чыгу турында хәбәр килгән. Ут чолгап алган йорт янында коткаручыларны күршеләре каршы алган. Алар өйдә ир-ат булуын да әйткән. Бу вакытта ут сарайларга күчкән, йорт түбәсе ишелеп төшкән булган инде.



Көчле җил ялкынны күрше йортка да күчергән. Утны тулысынча сүндерү өчен коткаручылар бер сәгать чамасы эшләгән. Фаҗигадә ике торак йорт, ике сарай, мунча һәм гараж янып беткән.



Коткаручылар йорт урыннарын аралаганда 60 яшьлек ир-ат мәетен тапкан. 



Башлангыч версия буенча, янгын электр җиһазларын дөрес файдаланмаганга килеп чыкка булуы ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар