news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арчада исерек ир арендага алган фатирында янгын чыгарган - видео

Банк урамындагы йорттагы фатирда ялгыз ир эчү белән мавыккан.

news_top
Арчада исерек ир арендага алган фатирында янгын чыгарган - видео

Арчаның Банк урамындагы күп фатирлы йортта янгын чыккан.

Шаһитлар әйтүенчә, хатыныннан аерылган бер ир бу фатирны арендага алып торган.

«Анда „белочка“ башланган. Фатир уртасында учак ягып җибәргән. Фатир эчендә берни дә диярлек булмаган, шуңа күрә бернәрсә дә янмаган да. Кухнясы белән балконы гына янган. Балконда торган тәгәрмәчләргә ут капкан, төтен шулардан чыккан», — дип сөйли вакыйганың шаһитлары.

Башка мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке төпчегеннән чыккан - ир исерек килеш йоклап киткән булган.

Янгынны сүндергәннәр, тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар