Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арчада беренче көн эшкә чыккан үсмернең кулы агрегатка кысылып өзелгән

Табибларның бик нык тырышуларына да карамастан, егетнең кулын саклап кала алмаганнар.

news_top_970_100
Арчада беренче көн эшкә чыккан үсмернең кулы агрегатка кысылып өзелгән

Арчаның «Арск МСО» төзелеш компаниясенә эшкә урнашкан 5 гимназия укучысы белән бик кызганыч хәл булган. «Татар-информ» агентлыгына Тикшерү комитетыннан билгеле булганча, егет 1 июльдә кирпеч ясаучы вазифасында беренче көн эш чыга. Эшнең беренче сәгатьләрендә үк хәвефкә юлыга. Әзер кирпечләрне киптерү конвейерына куеп торганда, аның кулы агрегатка кысылып, өзелеп кала. 

Яшүсмерне ашыгыч рәвештә Арча хастаханәсенә китерәләр, аннан Казанга озаталар. Дамирга 5 сәгать дәвам иткән катлаулы операция ясыйлар. Табибларның бик нык тырышуларына да карамастан, егетнең кулын саклап калып булмый.

Тикшерү нәтиҗәләреннән билгеле булганча, егет бу оешмада рәсми рәвештә эшләмәгән. Яшүсмергә техника куркынычсызлыгы буенча тиешле инструктаж үткәрмәгәннәр, беренче эш көнендә ук линиягә бастырып куйганнар.

Хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 

«Интертат» журналистына билгеле булганча, Дамирга озак вакытлар хастаханәдә дәваланырга туры киләчәк. Алга таба тагын операцияләр кирәк булу ихтималы бар.

Дамирны әнисе үзе генә тәрбияли. Сыйныфташларының әти-әниләре һәм мәктәп укытучылары Дамирга акчалата ярдәм җыю оештырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100