news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арчада 18 бала билгесез матдә сулап агуланган

Бер бала алып килгән хушбуй исеннән башкаларның хәле киткән.

news_top
Арчада 18 бала билгесез матдә сулап агуланган

Бүген Татарстанның Арча районында 18 яшүсмер бала билгесез матдә белән агуланган. Бу хакта "Татар-информ"га республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәннәр.

"Балалар билгесез матдә сулап агуланган. 16 бала хастаханәдә. Аларны табиблар күзәтеп тора", — дип сөйләгәннәр  министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Барлык балаларның да хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Хәзерге вакытта табиблар аларның хәлен стабильләштергән. Авыруларны гадәти балалар палатасына күчергәннәр.

"Татар-информ" үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, балаларның берсе хушбуй алып килгән. Бу бала хушбуйны интернет-кибеттән алган булган. Иптәшләре янында шуны сиптергән. Яшүсмер балалар әлеге исне сулап, үзләрен начар хис итә башлаган.

Бу хәлне Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үз контроленә алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар