Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча районындагы өйдә мичкә яга торган сыеклык шартлаган, өч кеше хастаханәдә ята

Өйгә газ кертелмәгән, хуҗалар мичкә утын ягып җылыта.

news_top_970_100
Арча районындагы өйдә мичкә яга торган сыеклык шартлаган, өч кеше хастаханәдә ята
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Татарстанның Арча районындагы Төбәк-Чокырча авылындагы шәхси йортта бүген шартлау була. Башта өйдә АГВ газ казаны шартлаган дигән хәбәр таралган иде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Аннары Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе вакыйганың сәбәпләренә ачыклык кертте.

Өйдә утын ягып җылыта торган мич өчен кулланыла торган бензинлы катнашма шартлаган.

Урынга килгән экстрен хезмәтләр ачыклаганча, өйгә газ кертелмәгән. Газ казаны исә газ баллонына тоташтырылган. Өйдә янгын чыкмаган, стена һәм өй түбәсе өлешчә җимерелгән.

Ике ир-атны һәм бер хатын-кызны Арча хастаханәсенә илткәннәр. Берсенең аягы сынган, калганнарының төрле урыннары имгәнгән. Соңрак тагын бер ир-ат эче авыртуга зарланып хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100