Арча районында югалган кыз табылды: “Өендәге печәнлегеннән төште дигән хәбәр килде”
Арча районында кичке 10 нар тирәсендә, беркемгә дә әйтмичә өйдән чыгып киткән кыз баланы бүген, 18 июльдә, 9.20 минутта исән-сау килеш таптылар. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе бу хакта Арча районындагы авыл җирлеге башлыгы белән сөйләште.
Кызның югалуы хакында хәбәр инстаграмда таралды, кызны табуда ярдәм сорап яздылар.
Авыл башлыгы сүзләренчә, кыз үзләрендә печәнлектә табылган.
"Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да, полиция дә, мәктәп укытучылары да, интернат-мәктәп кешеләре дә, балалар да килде. Бүленеп урамнарга да чыктык. Шуннан соң урамга чыгып, урамда йөргәндә,хәбәр килде. Үзенең өеннән печәнлегеннән төште дип әйттеләр.Хәбәр килгәннән соң, мәктәп директоры, башкалар да менеп төштеләр. Полицияләр, ниләр, бөтенесе дә шунда эшләде. Кыскасы, табылды. Шунда үзләрендә булган.
Каядыр йөреп, бер тәүлек буе шунда булмагандыр инде, бәлки иртә белән кайтып шунда кергәндер. Анысын мин төгәл белмим", - дип сөйләде авыл башлыгы.
Кыз бала әбисе белән тора. Әнисе Теләче районында яши. Кыз бер ел авылы мәктәбендә белем алган.
"Аны өендә таптылар. Печәнлегендә. Печәнлектә ул 1-2 сәгать кенә торган. Кайдадыр йөргән. Төшке аштан соң аны балигъ булмаганнар эше буенча комиссия алып киткән иде", - дип аңлатма бирде мәктәп директоры.
Кызның абыйсы да сеңлесен эзләүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдергән.