news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арча районында КамАЗ җиңел машинаны бәрдергән: 43 яшьлек йөртүче ханым комада

Һәлакәт Казан – Малмыж трассасының 73нче чакрымында Түбән Мәтәскә авылы янында килеп чыrкан.

news_top
Арча районында КамАЗ җиңел машинаны бәрдергән: 43 яшьлек йөртүче ханым комада
Татарстанда Ханты-Мансийск автономлы округы номерлары булган “Шевроле”ның КАМАЗ белән бәрелешкән фотосы пәйда булды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

“Татар-информ” һәлакәт Казан – Малмыж трассасының 73нче чакрымында Түбән Мәтәскә авылы янында килеп чыкан, дип хәбәр иткән иде.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында машина йөртүче 43 яшьлек хатын-кыз кома хәлендә күпсанлы җәрәхәтләр һәм кабыргалары сыну белән хастаханәгә озатылган.

Һәлакәт урынында 107 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полицейскийлар, медицина хезмәткәрләре эшли.
 






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар