Арча районы үзенең хөрмәтле улы Габделхәй Кәримовны соңгы юлга озатты
Республиканың иң эре агрофирмаларының берсе - «Сервис-Агро» ширкәтенең җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримовка 59 яшь иде.
«Сервис-Агро» ширкәтенең җитәкчесе Габделхәй Кәримов 1961 елның 1 августында Арча районы Шушмабаш авылында туган. 1988 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын, 2000 елда ТИСБИны тәмамлый. «Россия агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен " алтын медале, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
2019 елда Татарстан Дәүләт Советына сайлана. ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы була. «Бердәм Россия» фракциясе составына керә.
«Сервис-Агро» Татарстандагы иң эре агрофирмаларның берсе иде. Хуҗалыкның территориясе - 24 мең гектар. Агрофирма бәрәңге игү буенча махсуслашкан иде, биредә игелгән бәрәңге Казанны тулысынча бәрәңге белән тәэмин итәргә җитә иде. Бу предприятие үсемлекләрне саклау чараларын сату белән дә шөгыльләнде.
Аның туганнарыннан, дусларыннан һәм танышларыннан Габделхәй Кәримов турында бик күп җылы һәм мактау сүзләре генә ишеттек.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Габделхәй Кәримовның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде. «Авыл хуҗалыгы тармагының тырыш хезмәткәре, талантлы җитәкче һәм җитештерүне оештыручының гомере өзелде», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. «Сезнең һәм гаиләгезнең кайгысын уртаклашам, бу кайгылы көннәрдә сабырлык һәм ныклык телим», — дип язылган кайгы уртаклашу телеграммасында.
«Габделхәйне мин татар халкының Демидовы дияр идем»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 1992-2004 елларда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Таһир Һадиев:
«Минем Габделхәй белән таныш булуыма 25-28 еллардыр инде. Безне иптәшләр, дуслар дип тә әйтеп була. Габделхәйне мин татар халкының Демидовы дияр идем. Эшмәкәрлекнең югары ноктасында булган егет. Әнисе дә, әтисе дә озак яшәмәде, иртә үлде. Хатыны Илһамия белән бергә ул 3 бала үстерде.
Аның хуҗалыгы республикада агросәнагатьтә иң алдынгыларның берсе булды. Ул эшләгән җирдә һәрвакытта да уңай нәтиҗә була иде. Габделхәй гади юлларны эзләп таба ала торган кеше иде. Шул ук вакытта ул технологияләрне, алдынгы алымнарны кулланып, төрле өлкәләрдә үзен зур шәхес итеп күрсәтә алды.
Ул эшмәкәр генә түгел, кешелекле шәхес. Мәчетләрдә корбан гаетләрен, уразаларны матур итеп уздыручы, халыкка эш биргән кеше. Каршылыклы фикерле кешеләрне берләштереп, куелган максатны хәл итеп, һәрвакытта да кирәкле кеше булган зур, олуг шәхес иде ул.
Мин аны татарның горурлыгы дип әйтер идем. Ул Тукай ягында туган, Арчаның олуг шәхесе, республикада да билгеле. Аның бәрәңге кырларында һәрвакыт Президентыбыз булды, үстергән бәрәңгесе бөтен Татарстанны ашатырга җитә иде. Һәр кеше белән уртак фикергә килә белә, шуның өчен ул Дәүләт Советы депутаты булды. Зиһене, йөрәклелеге, булганлыгы белән аерылып тора торган егет ул.
Бер генә әйбер җитмәгәндер — үзенә игътибар. Бөтен кешегә, эшкә игътибарны бирде, яңа алымнарны өйрәнде, ә менә мәхрүмнең үзенә игътибары җитмәде.
Аның белән мине бик күп вакыйгалар бәйли. Эшли башлаган елларында монополия иде, иң мөһим препаратларны бер генә кеше сата. Шул вакытны без, Габделхәй белән сөйләшеп монополияне бетереп, кешеләргә мөмкинлек бирдек.
Талант иясе сирәк туа, җәүһәргә әйләнгәнче, таштан шомарганчы, күпме авырлыкны күреп, бозваткыч сыман һәммә калын бозларны ватып, үз артыннан караванны алып бара ала торган кеше иде ул. Сәнәгать өлкәсендә генә түгел, сәясәт өлкәсендә дә аның ачык фикере бар иде. Дөньяның ачысын — төчесен татып, ташны бәреп чыккан имән ул. Менә шушы имән шартлап сынды.
Кулы җиңел иде аның, җиңел куллы егет. Минемчә, аның хакында китап язарга тиешләр, чөнки мондый кешеләр дөньяга сирәк туа. Шунысы кызганыч: шундый кешеләрне саклый белмибез. Аларны башка нәрсәләрне сакларга өйрәтәбез, ә үзләрен саклый белмибез. Көтүдә көтүче булмаса, мал тарала.
Ни кызганыч, шундый фикергә киләм: тормышны алып бара торган егетләребез-кызларыбыз күп. Милләтпәрвәр кешеләр дип әйтәбез, менә боларга безнең табибларыбыз да, хөкүмәт тә, без һәм депутатлар да аерым игътибарны бирергә тиеш».
Кемгә ничек ярдәм итим дип тора торган кеше иде ул
«Арча хәбәрләре» журналисты Ильяс Фәттахов:
«Габделхәй Кәримов безнең районда туып үскән, үзенең хезмәт юлын агроном булып башлап җибәрде. Колхозлар тарала башлагач, безнең Иске Иябаш дигән авылга инвестор булып кайтып керде. Ул бик авыр хәлдә калган колхоз бригадасын алды. Шунда без аның бу кешеләрне сазлыктан чыгаруына бик гаҗәпләнгән идек. Башта аптырап йөрсәк тә, тора-бара Яңа Кырлай ягы — «Кырлай», аннан «Игенче» хуҗалыгы, районның ярты мәйданын аның карамагына куштылар.
Ул кая бара шуннан яңалык алып кайта иде. Бөтен яңа технологияләрне кертеп, өр-яңа тракторлар, чит ил тракторлары, комбайннар алып кайтты.
Республиканың өчтән бер өлеш бәрәңгесе безнең районда игелә. Голландия, Германиягә барып, үзенең белгечләрен шунда җибәреп укытып, шуларның техникаларын кайтартып, бәрәңге, яшелчә үстерде. Үзләрендә хәзер эшкәртеп саталар.
Кеше буларак та бик яхшы иде. Үзенең туган авылында мәчет төзетте. Мәчетләрнең газ яккан өчен акчаларын түләп барды, аларның муллаларына хезмәт хакы түләде. Шундый игелекле эшләр кылды. Мәктәпләргә бик зур ярдәм итте, беренче сентябрьдә балаларга күчтәнәчләр әзерләде.
Аннары без аны депутат итеп сайлаган идек. Кызганыч, аз гына эшләп калырга туры килде аңа. Бүген дә озаткан вакытта Җәлил хәзрәт тә «һәрберегез күңеленнән аның турында, игелекле эше турында уйлап торыгыз» дип әйтте. Андагы җыелган меңләгән кешенең һәрберсенең башында булгандыр инде ул. Кемгә ничек ярдәм итим дип тора торган кеше иде.
Әле менә Наласа авылында комплекс салам дип йөргән иде. Аннан яңадан нәселле таналар кайтартам дигән планнар белән яшәде.
Кәбестә утырталар алар, кәбестә мәйданнарын киңәйтәм дип хыялланды, шундый тиктормас иде инде. Аннапы Кырлайның үзендә элекеге биналарны ремонтлап, бик күп игелекле эшләр башкарды инде ул. Республика буенча ат чабышлары — «Ат көне» да шунда уза бит. Ул эштә дә аның бик күп өлеше керде».
"Гел булышырга дип торган кеше"
Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов: "24 мең гектыр җирне биләгән колхозны алып бара иде. Гел булышырга торам дигән кеше иде инде. Шушмабашта мәчет тә салдырды, шуннан больницаны ремонтлаттырды, ашыгыч ярдәм алып бирергә ярдәм итте, зиратның коймаларын әйләндереп алды".
"Авылда эшләгән изгелекләре күп инде аның"
Шушмабаш мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Йосыпов:
«Кем генә йомышы белән килмәсен, аның йомышын тыңлап, хәл итәргә тырыша иде. Бер кешене дә кире бормый, олыларны ихтирам итеп яшәде.
Казаннан авылга кайткалап йөри, иң беренче зиратка кагылып, әти-әниләренә дога кылып чыга иде. Аннан соң апасына кереп чыга да, мәчеткә керә, аннары абыйсына бара. Менә шушы тәртип буенча йөрде.
Монда хуҗалыгы бар, казанда кунакханәсе, рестораны. Авылда эшләгән изгелекләре күп булды: мәчетне салдырды, больницаны ремонтлатып чыкты, зыратны койма белән әйләндереп алдырды, Шушмабаш авылы тарихы турында китап яздырды, беренче классларга ел саен сумка һәм анда мәктәп өчен кирәк-яракны бирә иде. Авылда мәчеттә лагерь оештырганда безгә матди яктан ярдәм кулы суза иде, үз территориясенә кергән мәчетләрнең газларын үз өстенә алып түләде. Әле бу без белгәне генә, әле тагын без белмәгәне дә бик күп».
"Ул ниндидер үзгә сәләткә ия кеше иде"
Габделхәй Йосыповның бертуган абыйсының хатыны Рәмзия ханым белән дә сөйләштек.
«Кичә хатыны Илһамия минуты белән килеп кенә җитегез дип шалтыратты. Чыгып чаптык. Габделхәйнең үлем хәбәре башка яшен суккан төсле булды.
Габделхәй - минем иремнең бертуган энесе. Ул чыннан да зур шәхес. Бик тәвәккәл, бик максатчан, үзенең эшенең остасы, башлаган эшен актыкка кадәр ерып чыгучы. Авылга бик күп игелек кылды. Әле тагын планнары бик күп, бик күп иде. Кырлай, Наласа авылларында инвестор.
Мин аны нәрсә дип кенә әйтсәм дә аз, әйбәт кеше, андыйлар сирәк. Бөтен кеше аның кадәр эшне булдыра алмый. Ул ниндидер үзгә сәләткә ия. Гаиләдә ике егет бер кыз үстерде, бер улы өйләнде, икенчесе өйләнмәгән иде әле... Ике катлы йортлары, бер дигән тормышы. Туганнарына, безгә дә бик булышты, йорт салганда да ярдәм кулы күп тиде.
Аның турында беркем дә начар сүз әйтә алмыйдыр. Бик булдыра торган, булдырам дип торган кеше. Әллә нинди планнары бар иде, булып җитмәде бит, булып җитмәде...
Әнисе дә иртә үлеп китте аның, үзе дә әнисе яшендә үлде. Әнисе дә 59 ны тутырган гына иде. Улы да шулай булды. Язмыш шулайдыр инде, шул яшьтән артык яшәмәскә дигән. Тотынган эшенә теше-тырнагы белән ябышып, булдырмыйча туктамады. Бервакыт шулай, менә абый, шушы авылга берәр мәчет төзеттерәсе иде әле, ди. Әле ул вакытта аңа 25-27яшьләр генә тирәсе иде. Әй, дип тыңлап торам инде мин, кара бу хыялыйны ничек итеп хыяллана дип. Карап тордык мәчет салдырганын аннары.
Яшь вакытта бер тиен акчасы юк иде, бай гаиләдән чыккан кеше түгел. Барчасына үзе тырышып иреште», — дип истәлекләре белән уртаклашты Рәмзия ханым.
Хатыны Илһамия апа, күз яшьләрен чыгармыйча, ире хакында сөйли алмады.
Габделхәй Кәримовның хатыны Илһамия апа күз яшьләрен тыя алмады.
«Без аның белән ничәнче елда танышканны хәзер исемә төшерә дә алмыйм инде бүген. Иң башта ул мине тукталыштан - Арча башыннан утыртып алып кайтты. Аңынчы азрак таныш идек инде. Аннан соң якынрак танышып, йөри башладык. Гел яныма килеп йөрде, каршы алды, аннан соң никахлаштык, туйлар ясадык.
Бик матур тордык, бик яхшы кеше иде. Гаиләгә дә, туганнарга да, барлык кешегә дә ярдәм итеп яшәде. Менә хәзер кемнән киңәш сорарга белмим. Кайттым да аптырап утырам.
Безнең 3 балабыз бар. 2 малай, бер кыз. Балалар әтиләренең юлын дәвам итүчеләр. Бер улым "Кырлай" агрофирмасын җитәкли, берсенең карамагында Казандагы кафелар. Кызыбыз быел КФУның 4нче курсын бетерә.
Габделхәй әти буларак та бик яхшы кеше иде. Әти кеше ул азрак кырыс булырга тиеш инде. Кырыс була да, балалары югында "катырак әйттем бугай" дип куя. Әти кеше яратып әйтә бит инде ул. Өйрәнсеннәр, үссеннәр, белсеннәр дип тырышты.
Бик ягымлы да инде, әти буларак та, ир буларак та бик яхшы кеше иде. Аннан башка ничек яшәрбез дип йөрим, бик авыр булды.
Авыл дип үләдер иде инде, зиратка, мәчеткә кермичә калмый иде кайтканда. Ул эш дип яшәде. Бер башласа, бетермичә туктамады.
Мин өйдә идем. Әзрәк ятып торам дигән җиреннән китте дә барды, ашыгыч ярдәм дә килеп җитә алмады, мин коткарырга тырышып карамадым, берни эшләтә алмадым. Бик үкенечле булды, япь-яшь килеш, шундый матур яшәгәндә... Нишлисең, Ходайны узып булмый. Барыбер шунда барасы дип үзебезне үзебез тынычландырабыз. Тыныч йокласын дип бәхилләшеп килдек.
Безнең янда булган, хәлебезгә кергән барлык кешеләргә дә бик зур рәхмәт. Бик күп кеше килде, шаккаттым. Шуның хәтле якын иткәннәренә бөтен кешенең, шуның хәтле дуслары булганга шаклар каттым. Авылда урамга сыймый халык, Казаннан кайтканнар, ул безгә бик якын иде диләр барысы да.
Бик яхшы кеше иде, бик сагынабыз, бик юксынабыз. Менә беренче көннәребезне аннан башка ничек үткәрәбез дип торабыз инде, елмаеп кайтып керер кебек... Балалар да бик юксына. Алга таба да онытылмасын иде инде, үзен дә, эшләрен дә һәрчак искә алып яшәсеннәр иде», — дип сөйләде Илһамия ханым.