Арча педагогика көллияте: танылган уку йорты татар халкына бөек шәхесләрне киләчәктә дә бирерме?
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте – танылган шәхесләр тәрбияләп чыгаруы белән дан тоткан урта һөнәри белем бирү уку йорты. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе көллиятнең бүгенге хәле белән танышып кайтты.
Көллият турында гомуми мәгълүмат
Көллият нинди белгечлекләрдә белем бирә?
Арча педагогика көллияте “Хокук саклау эше” белгечлеге ачарга ниятли. “Безнең уку йорты белемне педагогика юнәлешендә бирсә дә, планда башка белгечлекләр ачу идеяләре бар. Хокук саклау органнарында эшләүче кеше физик яктан да, юридик яктан да бик көчле булырга тиеш. Безнең андый кадрларны әзерләүгә потенциалыбыз бар, шуңа күрә бу идеяне күзалдында тотабыз”, - ди Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова.
Көллияткә ел саен бишкә якын яңа укытучы килә, ягъни балалар саны арту белән белем бирүчеләр саны да арта бара. Арча педагогика көллияте татар телен дә, рус телен дә яхшы белгән укытучыларны гына эшкә ала.
Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 34 ел укучыларга биология белеме бирүче Зөһрә Кәримова “Татар-информ” хәбәрчесенә балаларның соңгы арада логик фикерләү дәрәҗәсе аксый башлавын әйтте.
Көллияттәге әлифба музее һәм анда эшләп килүче экскурсиячеләр мәктәбе җитәкчесе Дамир Таҗиев көллиятнең тагын бер байлыгы турында сөйләде. Әлифба музее тарихи мәгълүматларга бик бай, биредә гарәп графикасы язылган зур такта да бар. Экскурсиячеләр мәктәбенә йөрүче укучылар Дамир Таҗиев җитәкчелегендә тактада язылган зур хәрефләргә карап, гарәп әлифбасын өйрәнә.
-Татарлар кириллицада 1940 елдан башлап, узган гасырда – 60 ел, бу гасырда – 20 ел, барлыгы 80 ел гына яза әле. Аңарчы 10 ел латин алфавитында язганнар. Татарларның мең еллык тарихы гарәп графикасында язылган, - дип аңлатты ул гарәп графикасына өйрәтү сәбәбен.
Көллиятнең 30 уку кабинеты, компьютер класслары, 2 спорт залы, стадионы һәм спорт мәйданчыгы, чаңгы базасы, 17 индивидуаль музыка кабинеты, китапханәсе һәм уку залы, 120 урынлы ашханәсе, медицина пункты, 300 урынга исәпләнгән ике тулай торагы һәм 330 урынлык актлар залы бар.
Һөнәри белем бирү уку йортларына керү аттестатның уртача баллына нигезләнгән. Арча педагогика көллияте мәктәпкәчә белем белгечлегенә 4,3 уртача балл белән, башлангыч сыйныф укытучысы булырга теләгән балаларны кимендә 4,4 уртача балл белән кабул итә.
Көллият нәрсә белән тәэмин итә ала?
Көллияткә укырга ничек керергә?
Укучыларны бәйге нигезендә кабул итәләр, ягъни бер бюджет урынга өчкә якын бала туры килә. Бәйге аттестатның уртача баллына нигезләнгән: уртача балл күбрәк булган саен, укучының бюджет урынга керү мөмкинлеге арта. Бүгенге көндә иң популяр белгечлек – физик тәрбия, шул исәптән бу белгечлеккә һәм музыкаль белем белгечлегенә укырга керер өчен балаларга көллият имтиханнарын да тапшырырга туры килә.
“Көллиятне тәмамлаган бала укырга керә яки эшкә урнаша аламы?
Арча педагогика көллиятенең директоры Гөлнара Гарипова студентларының эш белән тәэмин ителүе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә эшкә урнашмый калган бер генә бала да юк.
-2013 елда мин көллияткә эшкә килгәндә безнең укучыларның эшкә урнашуы 72 процент тәшкил итә иде. Еллар дәвамында ул процент арта бирде һәм бүгенге көндә безнең укучыларыбызның 98 проценты эшкә урнаша. Калган 2 процентның эшкә керми калуы бала туу яки гаскәри хезмәт белән бәйле.
Бер генә студентыбызның да безнең яңга килеп, “мине бу диплом белән эшкә кабул итмәделәр” дигәне булмады. Республикабызда һәрдаим диярлек төрле мәктәпләр, балалар бакчалары ачылып тора. Миңа “эшкә урнашмый калган балаларыгыз бармы?” дип сорап шалтыраткан мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары җитәкчеләре дә бар. Физик культура белгечлеген тәмамлаган студентларыбыз өчен төрле спорт комплекслары да ачылып тора, аларга да ихтыяҗ бик зур.
Арча педагогика көллиятенә белем алырга традицион рәвештә Арча, Саба, Балтач, Кукмара районнарыннан гына түгел, башка регионнардан да киләләр. Актаныштан, Чаллыдан, Казаннан килгән укучылар да бар.
Бер генә студентыбызның да безнең яңга килеп, “мине бу диплом белән эшкә кабул итмәделәр” дигәне булмады. Республикабызда һәрдаим диярлек төрле мәктәпләр, балалар бакчалары ачылып тора. Миңа “эшкә урнашмый калган балаларыгыз бармы?” дип сорап шалтыраткан мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары җитәкчеләре дә бар. Физик культура белгечлеген тәмамлаган студентларыбыз өчен төрле спорт комплекслары да ачылып тора, аларга да ихтыяҗ бик зур.
Көллияттә кемнәр белем ала, ягъни чит район студентына кайда яшәргә?
Студентларның 80 проценты – чит районнардан. Тулай торак проблемасы бар, 936 балага көллият 300 урынга исәпләнгән ике тулай торак кына тәкъдим итә ала. Уку йорты җитәкчесе сүзләренчә, якын арада көллиятнең өченче тулай торак бинасы реконструкцияләнәчәк һәм студентларга өстәмә урыннар биреләчәк. Бүгенге көндә бүлмәләрдә 2-5 кеше яши.
Студент фикере: "Миңа сыйфатлы белем бирә алырлык уку йорты кирәк иде"
Балтач кызы Алсу Әхмәдуллина Арча педагогика көллиятендә 2нче курста белем ала. Ул башлангыч сыйныфлар укытучыларын әзерләүче белгечлек буенча белем ала. Әйткәнебезчә, көллият, укучыларны кабул иткәндә, аларның аттестат билгеләренә карый. Алсуның аттестатында бары тик ике-өч “4”ле билгесе бар, шуңа күрә ул бюджет урында белем ала, көллиятнең тулай торагында яши. “Татар-информ” хәбәрчесе студент кыздан белем алган уку йорты турында сорашты.
- Алсу, ни өчен Арча педагогика көллиятенә укырга кердең? Казанда мөмкинлекләр күбрәк түгелмени?
- Мин нәкъ менә Казанга укырга керәм, дип ашкынып тормадым. Миңа сыйфатлы белем бирә алырлык яхшы уку йорты кирәк иде. Арча педагогика көллияте шундыйлардан. Минем бик күп танышларым биредә белем ала, алар бу уку йорты турында бары тик уңай фикер генә йөртә. Минем әнием дә заманында монда укыган. Әни кеше үз баласын, белә торып, начар җиргә җибәрмәс иде. Нәкъ менә бүгенге көн студентыннан 2 ел элек бер генә начар фикер ишеткән булсам да, бераз шикләнгәм булыр идем. Әмма зарланучылар юк.
- Алсу, укытучылар турында ни дияр идең? Әйбәт аңлаталармы? “Артта калган” студентлар бармы?
- Укытучылар, методистлар турында бер начар сүз дә әйтеп булмый. Укытучылар чыннан да бик көчле, тәҗрибәле. Арча педагогика көллиятен юкка гына мактамыйлар икән, бик көчле белем бирәләр. Белемне дә, өй эшләрен дә бик күп, бик көчле бирәләр монда, яллар буе башны күтәрмичә эшләп чыгабыз. Зарланып әйтүем түгел, үзем сайлаган уку йорты. Мин үземнең хәлем белән канәгать.
- Арча педагогика көллиятен бөтен кеше дә мактый инде, монысын аңладык. Шулай да, сорыйм әле, көллиятнең яхшыртасы бер җире дә юкмыни? Булмас ла... Идеальмени?
- Идеаль әйбер юк бу дөньяда. Әмма көллиятнең тискәре яклары чыннан да юк диярлек. Шуны гына әйтә алам, “Миңа монда ошамый” дип укуны ташлап, көллияттән киткән бер генә кешене дә белмим. Бәлки, миңа кадәр булгандыр, анысын әйтә алмыйм.
- Сездә теорияне практика белән бәйләү дигән әйбер бармы?
- Әйе, шунысын үзем дә әйтмәкче идем. Миңа калса, көллиятебез нәкъ менә шуның белән дан тотадыр да. Бездә практика бар һәм ул әллә нигә бер генә түгел. Без балалар белән эшлибез, алар белән очрашуга алдан әзерләнәбез. Икенче төрле әйткәндә, без кеше балалары белән эш итәргә өйрәнәбез. Хәзер ата-аналарның да холыкларын көйләргә кирәк. Арча педагогика көллиятендә безгә бөтен нечкәлекләрне дә өйрәтәләр. Шул фактор шәхсән миңа бик ошый.
- Укып бетергәч, кайда барырга уйлыйсың?
- Укып бетергәч, ниләр буласын белмим. Алай алдан сөйләп йөрисем килми.
- Көллияттә белем алу дәверендә берәр төрле бәйгеләрдә җиңу яулаганың булдымы?
- ТНВга “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенына барган идек. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте белән белем сынаштык. Баллар тигез иде, барыбызга да беренче урынны бирделәр.
- Алсу, үзең укыган көллият җитәкчелегенә киңәшләрең бармы? Традицияне дәвам итеп, киләчәктә үз балаларыңны монда бирер идеңме?
- Замана алга бара. Арча педагогика көллияте берничә елдан соң да югары дәрәҗәдәге уку йорты булыр дип кем әйтә ала? Алай булса, мин шат кына. Әмма монысы төгәл: минем балаларым белем аласы уку йортларын үзләре сайлаячак, мин балаларыма “монда барыгыз, тегендә барыгыз”, дип әйтергә җыенмыйм. Һәркем үзе сайларга хокуклы.
Көллияткә милли кадрлар әзерләү статусы бирелә, әмма татар теле укытучыларын әзерләү туктатылган
Аерым статуска ия булгач, көллияттә, милли кадрлар әзерләү эше тиешле дәрәҗәдә алып барылсын өчен, гимназия класслары ачыла. Бу классларда педагогик кадрларны мәктәп бусагасыннан ук әзерлиләр. Балалар 7нче сыйныфка кабул ителә һәм бу уку аларга Арча педагогия көллиятенә укырга кергәндә өстенлек бирә.
Арча педагогика көллиятендә, милли кадрлар әзерләү максатыннан, туган телне, милли сәнгатьне, фольклор һәм халык педагогикасын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Биредәге “Тамчылар” иҗат түгәрәге 60 елдан артык тарихка ия. Иҗат түгәрәгенең беренче оештыручысы – татар әдәбияты галиме һәм тәнкыйтьчесе Гали Халита. Ул җитәкләгән бу түгәрәккә танылган шәхесләр – язучылар Гариф Ахунов һәм Мөхәммәт Мәһдиев, тәрҗемәче Яхъя Халитов да йөргән. “Тамчылар”да тәрбияләнгән Рифә Рахман һәм Сания Әхмәтҗанова бүгенге көндә танылган шәхесләр буларак билгеле.
Арча педагогика көллияте, 2011 елдан башлап, яңа стандартлар кабул ителү сәбәпле, тел белгечләрен әзерләү хокукы югары уку йортларында гына калгач, татар теле укытучыларын әзерләүдән туктый.
“Арча педагогика көллияте – ул бренд”
-Арча педагогика көллияте – ул бренд. Монда керергә талпынып торалар. Белгәнегезчә, биредә “Әлифба” китабы авторлары - Сәләй ага Вагыйзов белән Рәмзия апа Вәлитова эшләгәннәр. Бу – дан һәм ул еракларга китә. Шуңа күрә дә монда укырга телиләр, монда ашкыналар, дан хисабына шундый фикер йөртәләр.
Безнең көллияттән күпме танылган шәхес чыккан бит инде. Язучылар һәм шагыйрләр: Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Самат Шакир, Фәрваз Миңнуллин, Флера Тарханова, Рифә Рахман, Сания Әхмәтҗанова, Алсу Гәйфуллина, фән докторлары һәм профессорлар Яхъя Халитов, Валентин Беркутов, Мәрьям Хәсәнова, Дания Әхмәтова, җырчылар Лилия Хәмитова, Раяз Фасыйхов, Рәфинә Ганиуллина, Илназ Гарипов, алып баручылар Әбри Хәбриев, Булат Бәйрәмов һәм башкалар. Алар бөтен җирдә дә “без Арча педагогика көллияте укучылары”, дип йөриләр. “Иң көчле белгечләрне Арча көллиятендә әзерлиләр” дигән фикер шуның барысыннан да чыгып тугандыр, дип әйтәсем килә.
Көллият дистәләгән еллык эшчәнлеге дәверендә 13 меңнән артык укытучы әзерләде. Без шушы бөеклектән төшәргә уйламыйбыз. Без үзебезнең исемебезне горур итеп йөртеп, көллиятнең данын тагын да арттырачакбыз.
Безнең көллияттән күпме танылган шәхес чыккан бит инде. Язучылар һәм шагыйрләр: Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Самат Шакир, Фәрваз Миңнуллин, Флера Тарханова, Рифә Рахман, Сания Әхмәтҗанова, Алсу Гәйфуллина, фән докторлары һәм профессорлар Яхъя Халитов, Валентин Беркутов, Мәрьям Хәсәнова, Дания Әхмәтова, җырчылар Лилия Хәмитова, Раяз Фасыйхов, Рәфинә Ганиуллина, Илназ Гарипов, алып баручылар Әбри Хәбриев, Булат Бәйрәмов һәм башкалар. Алар бөтен җирдә дә “без Арча педагогика көллияте укучылары”, дип йөриләр. “Иң көчле белгечләрне Арча көллиятендә әзерлиләр” дигән фикер шуның барысыннан да чыгып тугандыр, дип әйтәсем килә.
Көллият дистәләгән еллык эшчәнлеге дәверендә 13 меңнән артык укытучы әзерләде. Без шушы бөеклектән төшәргә уйламыйбыз. Без үзебезнең исемебезне горур итеп йөртеп, көллиятнең данын тагын да арттырачакбыз.