Арча кешесен үгез таптап һәм сөзеп үтергән
Үгез ирне мөгезе белән эләктереп күтәреп алып, коймага ыргыткан.
Арча районындагы Михайловка авылында яшәүче
55 яшьлек ир күршеләренә сыерларын көтүгә алып чыгарга ярдәм итәргә килгән. Башта алар үгезне лапаска бикләп куярга җыенган.
Ләкин үгез аны егып салган, таптый башлаган. шуннан соң үгез ирне мөгезе белән күтәреп алып, коймага ыргыткан.
Ләкин күрше ир табиблар килгәнче үлгән.