Арча фаҗигасе: “Өеннән 40 адым гына китәргә өлгергән, поезд бәреп, җан биргән”
Кеше иртән-иртүк тора һәм эшкә ашыга, аннан кайтып ята да иртәгесен тагын шул ук хәл. Арча районы Кәче авылынды яшәүче Ринат абый Нуриев та бүген таң караңгылыгын ерып, иртәнге биштә поезд платформасына юл тота.
Ничә еллардан бирле Казанга йөреп эшли ул. Бүген дә иртүк эшкә ашыга. Әмма туган авылыннан ерак китә алмый, аны товар ташучы поез бәрдереп китә. Нәтиҗәдә, ул шундук вафат була.
- Ринат абый гыйнвар аенда 60 яшен тутырды, - диде Кәче авыл җирлеге башлыгы сәркатибе Зөбәрҗәт Хәсәнова. –Элегрәк колхозда снабженец булып эшләде, газ кертүдә дә өлеше бар аның. Үрнәк гаилә башлыгы булды. Үзе дә әйбәт гаиләдән. Әнисе укытучы, бертуган апасы, башка туганнары табиблар. Хатыны Ландыш белән ике малай тәрбияләп үстерделәр – Айнур һәм Илнур. Олысы шулай ук табиб булып эшли. Моннан тыш, аларның опекунлыкка алып үстергән балалары Динар да бар. Якын туганнары фаҗигале төстә үлгәч, алар аңа да әти-әни җылысы бүләк итте.
Ринат әфәнденең хатыны Ландыш ханым Лениногорск ягыннан. Бер елны шунда кунакка кайтканда, машина белән юл һәлакәтенә очрый алар. Бәхеткә, ир дә, хатын да исән кала. Дөрес, Ландыш ханым күп санлы операцияләр кичерергә мәҗбүр була. Әмма газраил Ринат абыйны барыбер шул юлда эзләп таба. Туган йортыннан 40 кына адым киткән була ул.
- Бу хәбәрне иртәнге 8ләрдә үк ишеттек. Ул шул иртәнге 5тәге поездга өлгерим дип чыккандыр инде. Ике поезд бер якка таба килгән диләр. Авылда бик авыр көн бүген. Ринат абыйларның күршеләрендә дә бер апа яман шештән бүген дөнья куйган, - ди авыл җирлеге башлыгы сәркатибе.
Ринат абыйлар авылның аргы башында, Чулпан платформасы ягындарак яши. Шуңа күрә ул шул платформага чыккан. Әмма анда кеше бик йөрми, гадәттә, Кәче платформасыннан утырып китәләр. Ландыш апаның абыйлары да монда кунакта булган. Хатынының күңеле сизенгәндер, күрәсең: “Анда барма, берүзең йөрисең” дигән. Аннан соң: “Абыйга әйтим, сине менгереп куйсын”, - дип тә өстәгән. Әмма Ринат абый каршы төшкән аңа. Янәсе, иртә таңнан кеше уяту нигә кирәк? Тик ул үзе дә чыгып китәр алдыннан, “Бүген начар йокладым” дигән. Әллә күңеле нидер сизенгән, әллә тынычсызланган...
Авыл яныннан поезд юлы узса, юл йөрүнең бер проблемасы юк кебек. Сәгать саен теләгән җиреңә утырып китеп була. Әмма югары тизлектә килгән тимер өеме күз ачып йомганчы кылдай нечкә гомерне өзәргә дә сәләтле шул.
Хәтерегездә булса, моңа охшаш вакыйга турында быел язын язган идек. 7 мартта Васильева Божа һәм Кәче арасындагы юлда Новосибирск-Адлер поезды машинисты өч кешене бәрдергән иде. Алар өчесе дә шундук җан бирде. Нәтиҗәдә, 57 яшьлек ир, 41 һәм 40 яшьлек ике хатын вафат булды. Соңгысының 4 яшьлек баласы ятим калды.