Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча "чыпчыклары"

Бу ризыкны Арча ягында никтер чыпчык дип атыйлар, ә күпчелек рогалик ди. Ничек кенә аталса да чәй янына менә дигән тәмле ризык. Эчлеген төрлечә ясарга була. Берьюлы төрле эчлек ясаганда буталмас өчен мәкле эчлек булганда өстенә мәк сибәргә, икенче төрле эчлек салынганына чәнечке белән ике, өченчесен бер рәт эз белән тамгаларга мөмкин.

news_top_970_100
Арча "чыпчыклары"

 Камыр өчен: 200 грамм маргарин яки атланмай, 0,5 стакан сөт яки кайнаган су, 2-3 йомырка, 11 грамм коры чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы, бер бал калагыннан азрак тоз, 1 кап винилин.

Камыр басарга һәм күтәрелгәнен көтәргә. Аннары уртача зурлыктагы җәймәләр ясап башта 4 өлешкә, аннары һәрберсен өчәр өлешкә бүлеп чыгарга. Киңрәк урынына эчлек салырга да төреп куярга.

Мин бу юлы өч төрле эчлекле рогаликлар ясадым: беренчесе - 3 кашык мәккә 3 аш кашыгы песок һәм күмелерлек итеп сөт салырга һәм сөтне йотканчы әкрен утта тотарга, икенчесе кибеттә сатыла торган мармеладлар, өченчесе - корица белән шикәр комы.

Рогаликларны ясагач майланган табага тезәргә һәм 5-10 минут күтәрелгәнен көтәргә, аннары йомырканың сарысы белән майлап мичкә тыгарга. Өсте килгәч алырга һәм тастымал белән каплап куярга.

Ялларыгыз якыннарыгыз белән бергә һәм “тәмле” узсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100