Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча башлыгы Илшат Вакказовны җиңгән

Популяр алып баручы Илшат Вакказов яңа елны бик үзенəчлекле башлап җибəргəн - "Итекле хоккей" уенында катнашкан ул. Татарстанда беренче "итекле хоккей"ны да нəкъ менə Вакказовлар гаилəсе башлап җибəргəн. "Татар-информ" хəбəрчесенə сөйлəгəнчə, дусларча уен быел беренче тапкыр Арча муниципаль районы башлыгы - Илшат Нуриев һəм аның командасына каршы булган, тик Илшат Вакказов Арча башлыгына җиңелгəн.

news_top_970_100
Арча башлыгы Илшат Вакказовны җиңгән
Вакказовларның һəр ел саен Саба районы Мəртен авылына кайтып, итекле хоккей ярышлары уздыруны традициягə əйлəндереп бара. Бу - туганлык җеплəрен ныгытуның бер үзенчəлеге.

- Итекле хоккейны районда беренче булып туганыбыз Фидəрис Ганиев оештырып җибəргəн иде. Ул безнең нəсел шəҗəрəсен башлап җибəргəн Гүзəлия апа Ганиеваның улы. 26 яшендə юл фаҗигасенə элəгеп һəлак булганнан соң, əлеге турнирны аның якты истəлегенə багышлап, ел саен Мəртенебезгə кайтып уздырырга булдык. Фидəриснең исеме онытылмасын, үзе җан атып оештырган турнирда яшəсен. Бездəн соң килəчəк буын да туганлык җеплəрен өзмичə, бер-берлəре белəн аралашып, ярдəмлəшеп торсыннар иде, - ди Илшат Вакказов.

- Арчада үткəн уенның инициаторы - дустым Ильяс Газизов. Ул Арчада спорт бүлеген җитәкли. Быел Арча муниципиаль район башлыгы Илшат Нуриев һәм аның ярдәмчеләренə каршы дусларча уен оештырдык. Калган командалар мәктәп укытучылары, алар аерым уйнадылар. 



Тагын шунысы үзенчəлекле - уен вакытында һəр нəсел бер команда булып берлəшеп, көч сынаша. Саный китсəң, без бик күп хəзер. Əбинең əбисе - Хəбибə əбинең онык-оныкчыкларын, туган-тумачаны кушсаң йөздəн артабыз. Кемнең кайсы нəсел дəвамчысы икəнен абайларга кыен. Чөнки ел саен яңа балалар туа, үсə, барысын белеп бетереп тə булмый. Һəр команда бер нəсел булып кеше күңеленə һəм тарихка кереп кала. Алга таба командаларыбыз да артыр, яңа буыннар өстəлер, ИншаАллаһ, - диде ул.

- Мəртен авылында, Алла телəсə, февраль башында үткəрергə планлаштырабыз, - дип сөйлəде Илшат Вакказов.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100