Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арчаның Яңа Кенәр авылында Украинадагы хәрбиләр өчен күчмә мунча ясаганнар

news_top_970_100
Арчаның Яңа Кенәр авылында Украинадагы хәрбиләр өчен күчмә мунча ясаганнар
Рашат Салихҗанов

Арча районының Яңа Кенәр авылында махсус хәрби операциядәгеләр өчен машинада мунча ясыйлар.

Видеода күренгәнчә, машинаны биек итеп ясаганнар, матур итеп буяганнар. Мунча эче дә уйланып ясалган. Утыра торган урын, салкын су өчен 192 литрлы шакмаклы мичкә, 160 литрлы тагын бер мичкә (анда җылымса су булачак), 70 литрлы кайнар су мичкәсе куелган. Күтәрелә торган ике сәке, шулай ук алынып куела торган идән дә агачтан ясалган, су агып чыгып китү дә каралган. Машина-мунчада запас чыгу урыны да бар.

Мунча эшләү идеясен Гарифулла Әхмәтгалиев тәкъдим иткән. Аңа үзе эшләгән оешма җитәкчесе «Газ-66» машинасы биргән. Машина тәбәнәк булу сәбәпле, трактор ясаучы, җыючы буларак танылган Илфат Сабиров машинаның түбәсен кискән һәм күтәртеп эшләп биргән. Машина әфганчы Рашат Салихҗановның йорты янында тора. Рашат абый мунчаның эчен ясап бетергән диярлек, аңа мәктәп укучысы Әмир Җиһаншин ярдәм итә. 

Рашат абый, эшләгәндә җылы булсын дип, мунчага ягып тора.

«Бу изге эштә Радик Хәбибуллин, Таһир Шакиров, Илфат Сабиров, Ленар Гарипов, Илсур Нигъмәтҗанов, Илдар Хәбибрахманов, Илназ Сафин, патриотик рухта тәрбияләнгән эшмәкәрләр дә ярдәм итеп тора», – диде ул. Хәрбиләргә мунча ясау өчен машина биргән оешманың җитәкчесенә, бу эшне башлауда ярдәм иткән өчен Арча районы башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәт әйтте.

Мунчаны 18 февральгә ясап бетерергә һәм хәрбиләргә 23 февральгә илтеп тапшырырга планлаштыралар. Рашат Салихҗанов, машина-мунчаны махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшыру өчен, үзе дә барачак.

Халык ярдәме белән мунча кирәк-яраклары сатып алырга җыеналар. Шулай ук мунчала бәйләп китерү, себерке алып килү дә хуплана, бераз утын да салып алып барырга уйлыйлар. Әлбәттә, машина буш бармаячак, авылда яшәүчеләр бәрәңге, кишер, озак саклана торган азык-төлек, җылы киемнәр дә китерә.

Илдар Шәмсетдинов гуманитар ярдәм җыю пунктына телефон кую өчен агачтан ясалган 44 җайланма китергән. Аны сатудан кергән акча шулай ук хәрбиләргә кирәк-ярак алу өчен тотылачак.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 февраль 2023
    Исемсез
    Мин горурланам уземнен авылдашлар очен. Молодцы.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100