Арча районының Ташкичү авылында танылган татар мәгърифәтчесе һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең ата-анасы каберендәге ташны төзекләндерәчәкләр. Ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылган. Төзекләндерү эшләрен башкаруга рөхсәтне Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты биргән. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Галимнең әнисе Бибихәбибә бинт Абд Ан-Насыйр (1795-1823) һәм әтисе Баһаветдин ибн Сөбхан (1787-1856) Ташкичү авылы зиратының үзәк өлешендә җирләнгән.
Төзекләндерү эшләр барышында ташны сүтәләр, чистарталар һәм юалар, күгәрекне алып ташлап, биоцидлы эшкәртү ясаячаклар һәм ташны беркетәчәкләр. Аннары нигез салып, һәйкәл кабат урынына куелачак, диелә хәбәрдә.