news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арчада өрек төше йоткан хатынның тамагы капланган булган

news_top
Арчада өрек төше йоткан хатынның тамагы капланган булган
Фото: РКБ матбугат хезмәте, "Татар-информ"

Арчада яшәүче хатын өрек төше йоткан. Аның гомерен табиблар саклап калган. Бу турыда Республика клиник хастаханәсенә сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Өрек төше бу хатынның тамагына тыгылып кала һәм үңәчне тулысынча диярлек каплап куя.

Ялгыш кына өрек төше тамагына төшеп киткәч, бу хатын Арча район хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Андагы табиблар санавиация линиясе буенча РКБ торакаль хирурглары белән элемтәгә чыга. КТ ясагач, өрек төшен авыздан гына чыгарып булмавы ачыклана. Шуңа күрә пациентны Республика клиник хастаханәсенә китерәләр.

Хирурглар катлаулы операция ясый: алар муенны һәм үңәчне кисеп, өрек төшен ала.

Хәзер бу хатынны өенә җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар