Кичә кич 18 20 сәгатьтә М7 «Арча» юлының 77нче километрында юл һәлакәтендә 7 кеше имгәнгән, 1 кеше үлгән. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
Биредә 3 җиңел машина бәрелешкән. Якынча белешмә буенча, «Лада X-RAY» йөртүчесе узарга чыккан чакта тизлеген арттырган, каршы як полосага чыккан. Биредә ул Skoda Rapid һәм Hyundai Solaris автомобильләренә бәрелгән.
Авариядә «Лада X-RAY» пассажиры үлгән, йөртүчесе һәм 3 пассажиры имгәнгән. Шулай ук Skoda йөртүчесе һәм аның 2 пассажиры, шул исәптән 1 бала имгәнгән.