21-22 майда Арчада яшүсмерләр арасында җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Россия Дәүләт Думасының элекке депутаты Фатих Сибагатуллин истәлегенә көрәш буенча республика турниры була.
Турнирда 2010-2012, 2013-2014 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр бил алышуы көтелә.
Ярышларда 2010–2012 елгы көрәшчеләр 38, 43, 46, 55, 60, 70, 80 кг үлчәү авырлыкларында, 2013–2014 елгы көрәшчеләр 36, 40, 50 кг үлчәү авырлыкларында бил алышачак.
Ярышларның баш хөкемдары итеп тәҗрибәле көрәш тренеры Фәнис Зарипов билгеләнгән, дип яза «Татар-информ».