news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арча юлында коточкыч хәл: бер машинада 4 мәет

news_top

Бүген Арча янында коточкыч юл һәлакәте булды. «Renoult» машинасы зур тизлектә «УАЗ»га килеп бәрелгән. Беренче мәгълүматлар буенча, Курса Почмак авылы янында җиңел машина йөртүчесе бозлы юлда идарәне югалкан һәм каршы яктагы автомобильгә килеп бәрелгән.

Бәрелеш шул кадәр көчле була: җиңел машина юл кырыена чыгып ук оча, «буханка» юлда аркылыга баса. Җиңел машинадагы йөртүче һәм 3 пассажир һәлак, машина сытылып беткән; «УАЗ» йөртүчесе хастаханәдә. Аның баш миенә, күкрәк читлегенә зыян килгән.

Авариядә һәлак булучылар: җиңел машина йөртүчесе – 57 яшьлек ир-ат, пассажирлар – 55, 35 һәм 64 яшьтәгеләр.

Фаҗига урыныннан фото, видеолар тарала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар