
14 майда 19.00 сәгатьтә Арча мәдәният йортында татар эстрадасы җырчылары катнашында зур концерт була. Ул популяр алып баручы, «Арча Шамкае» буларак билгеле Марат Газизовның якты истәлегенә багышлана. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителде.
Марат Газизовка инсульт була, якыннары операциядән соң тернәкләнер, дип көтә. Әмма ул 2024 елның 3 августында хастаханәдә вафат була.
«Дусларыннан концерт» дип аталган концерт программасында Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова, Айрат Ильясов, Вадим Захаров, Илшат Сафин, Рамил Шәрапов, Рифат Зарипов, Рәфис Кәлимуллин һ.б. катнаша.