Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Арча Шамкае» алып барган соңгы туй кәләше: «Туебызда очып кына йөрде»

news_top_970_100
«Арча Шамкае» алып барган соңгы туй кәләше: «Туебызда очып кына йөрде»
Козловлар гаиләсе архивыннан

Мәрхүм Марат Газизов – туйлар, мәҗлесләрне күңелле итеп алып баручы «Арча Шамкае» – соңгы туйны Мамадышта уздырган. Мамадыш районының Дүсмәт авылы яшьләре – Регина һәм Николай Козловлар гаиләләрендәге иң җаваплы бәйрәмне алып баруны «Арча Шамкае»на тапшырган булган.

Яшьләр сүзләренчә, Марат Газизов энергетикасы, җиңеллеге, шуклыгы белән бик тиз арада үзенә җәлеп иткән. Яшь гаилә аның вафаты турында ишеткәннән соң шок хәлендә. «Туебызда биеп, җырлап, очып кына йөрде», – ди яшь килен Регина Козлова.

26 июль көнне безнең туйны Марат Газизов алып барды. Аны алдан белешеп, ярты ел алдан сөйләшеп куйган идек. Үзебезнең туй мәҗлесен нәкъ менә ул алып барсын дип теләдек. Аның вафат булуын ишеттек тә, ирем белән шок хәлендә калдык. Туй көнне ул безгә якын кеше кебек булып беткән иде инде. Кем уйлаган нәкъ 1 атнадан соң аның гомере өзелер, дип.

Марат Газизов бик җаваплы, төгәл кеше булып чыкты. Туйга кагылышлы сорауларны, хәтта күрешмичә дә, телефон аша да җиңел генә хәл иттек. Безнең туй көнендә һәрвакыттагыча бик шат күңелле иде, очып кына йөрде, жырлады, биеде: бар халык аның осталыгына шаккатты. Чирләп торган кешегә бер дә охшамаган иде, янып торды, энергетикасы бик көчле.

Туйны башыннан ахырына кадәр тиешенчә, җиренә җиткереп, югары дәрәҗәдә алып барды. Әле үзебез дә, кунакларыбыз да «Арча Шамкае» алып барган туйдагы хисләр, энергетика белән йөрибез. Бик шәп узган иде.

Кеше гомере чиләктәге су кебек: бүген бар, иртәгә – юк... Марат абый кебек шат күңелле, позитив кешеләр, һәрбер ситуациядән уен-көлке белән чыга торган кешеләр бик сирәк була... Гаиләсенә, якыннарына күркәм сабырлык телибез. Урыны оҗмах түрләрендә булсын... Бик кызганыч...» – дип уртаклашты Регина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100