news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арча районында үсмерләр төркемен хөкем иттеләр

news_top

Татарстанның Арча районында яшәүче алты кешегә карата суд карары чыкты. Шуларның дүртесе балигъ булмаган яшьтә. Аларны янап акча алу, мошенниклык, талау, машина урлауда гаепле дип таптылар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкийга сылтама белән хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, гаепләнүчеләр – үзара туган яки ике туган абый-энеләр, 2024 елда алар бергәләп, һәм аерым-аерым эш иткән. Эпизодлар төрле вакытта булган.

Яз көне, тикшерү ачыклавынча, алар уйлап чыгарылган сәбәп белән авылдаш ир-аттан 52 мең сум акча таләп иткән, аннары аны талаганнар.

Хөкем карарының нечкәлекләре һәм җәза сроклары хәбәр ителми.

Тагын бер эпизод 16 июль кичендә була. Исерек хәлдәге компания күрше авылдан 11 яшьлек малайны очрата, янап акча таләп итә башлыйлар, йоклаган әтисенең машина ачкычларын алырга мәҗбүр итәләр.

Шуннан соң гаепләнүчеләр баланы үзләре белән алып, машинада йөриләр. Шул вакытта йөртүче идарәне югалта, һәм машина юл кырыена төшә. Компания өйләренә кайтып китә, ә 11 яшьлек малай төнлә авыл арасындагы юлда ялгызы кала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар