news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арча районында тракторга бәрелгән автомобильгә ут капкан

news_top
Арча районында тракторга бәрелгән автомобильгә ут капкан

Кичә Арча – Яңа Кенәр юлында, Өчиле һәм Чиканас авыллары арасында автоһәлакәт булган, дип хәбәр итә «Арча хәбәрләре».

«Шевроле Лачетти» автомобиле йөртүчесе зур тизлектә каршы як полосага чыга һәм, каршыга килгән автомобильгә бәрелмәс өчен, алдында барган тракторга бәрелә. Җиңел автомобильгә ут каба.

«… монда, егетләр. Безнең каршыда ук тракторның арбасына килеп бәрелде. Янып бетте. Лебедка белән өстерәп чыгардык машинаны, трактор янмасын, дип. Машина тулысынча яна. Хатынының аяклары сынып беткән, Алла сакласын», – дип сөйли вакыйганың шаһиты.

Салонда йөртүченең хатыныннан тыш кечкенә баласы да булган. Аңа зыян килмәгән. 

Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм, полиция килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар