Арча районында товар поезды мотоциклдагы 3 яшүсмер егетне бәрдергән.
«Татар-информ» хәбәр итүенчә, Чүриле станциясе янындагы тимер юл кичүендә 2 мотоциклдагы 3 яшүсмер егет (берсе пассажир) семафорның кызыл утына чыга башлый һәм поезд астына керә.
Өч яшүсмер дә авыр хәлдә. Аларны «ашыгыч ярдәм» алып киткән. Аларга 14 яшь, дип хәбәр ителә.