news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арча районында гигант гөмбә үскән

news_top
Арча районында гигант гөмбә үскән
Фото: Люция Нигъмәтҗанова

Туктаусыз яуган яңгырлар нәтиҗәсе гөмбәчеләр өчен шактый куанычлы. Гөмбә җыючылар аларның төрлесен җыя, шулар арасында иң эре яңгыр гөмбәсе (дождевик) та бар.

Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче 61 яшьлек Рәшит Нигъмәтҗанов та оныгы белән гөмбәгә барган. Алар тапкан гөмбәнең берсе 3,5 кг, ә икенчесе 1 кг булган.

«Рәшит 6-7 сыйныфтан бирле әти-әнисе белән гөмбәгә йөргән. Мин үзем танымыйм да аларны, шул алып кайтып биргәнне эшкәртеп кенә барам. Кайсын маринадлыйм, пешереп, туңдыргычка да куям. Бу зур гөмбәләрне ашамау хәерле», – дип сөйли тормыш иптәше Люция ханым.

Моңа кадәр Башкортстанда яшәүчеләрнең 5-8 килограммлы гигант яңгыр гөмбәсе табулары хакында язган идек.

Фото: Люция Нигъмәтҗанова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар