news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арча кызы Гөлүсә Галиева бокс буенча Россия чемпионатында бронза алды

news_top
Арча кызы Гөлүсә Галиева бокс буенча Россия чемпионатында бронза алды
Фото: https://minsport.tatarstan.ru

Арча шәһәреннән «Динамо» спорт җәмгыяте вәкиле Гөлүсә Галиева XXVIII Россия бокс чемпионатында бронза медаль яулады. Бәйге Мәскәүдә 18–27 октябрьдә хатын-кызлар арасында узды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

52 кг авырлык категориясендә чыгыш ясаган якташыбыз ярымфиналга кадәр барып җитте. Әмма хәлиткеч алышта Ростов өлкәсе һәм Донецк Халык Республикасы вәкиле Ульяна Саврогага оттырды. Икенче ярымфиналда Хабаровск крае һәм Карелия данын яклаучы Рукет Кушатова Пермьнән Оксана Шилованы җиңде.

Финалда Рукет Кушатова җиңү яулады, Ульяна Саврога көмеш медальгә лаек булды. Бронза медальләр Гөлүсә Галиева белән Оксана Шиловага бирелде.

Шунысы игътибарга лаек: өченче урын өчен медальне һәм сертификатны Гөлүсә үзенең танылган клубташы, атказанган спорт остасы Егор Мехонцев кулыннан алды. «Динамо» һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгы вәкиле булган Россия боксчысы 2012 елда Олимпия чемпионы исемен яулаган иде.

Гөлүсә Галиева – халыкара класслы спорт остасы. Ул кызлар арасында Россия беренчелегендә дүрт тапкыр җиңү яулады (2009, 2010, 2011, 2013), 2012 елда финалга чыкты. Идел буе һәм Үзәк федераль округлары беренчелекләрендә һәм чемпионатларында сигез тапкыр җиңүче булды. 2014 һәм 2015 елларда яшьүсмер кызлар арасында Россия беренчелегендә җиңде, ә 2014 елда Италиядә узган Европа беренчелегендә беренче урынны алды. 2018 елда Россия яшьләр спартакиадасында җиңүче булды.

Өлкәннәр арасында да Гөлүсә Галиева Россия чемпионатлары пьедесталына берничә тапкыр күтәрелде: 2016, 2017, 2018, 2021, 2025 һәм 2026 елларда призер булды, 2023 елда финалга чыкты. 2022 елда хатын-кызлар арасында Россиянең иң көчле спортчылары спартакиадасында призлы урын алды.

Аның спорт казанышлары арасында Гомельдә, Нижневартовскида һәм Сербиядә узган халыкара турнирларда җиңүләр һәм финаллар, 2018 елда студентлар арасында дөнья чемпионатында һәм 2019 елда яшьләр арасында Европа чемпионатында финалга чыгу да бар. 2024 елда Гөлүсә Галиева Дөнья кубогында җиңүче булды һәм БРИКС илләренең Халыкара уеннарында призлы урын яулады.

Гөлүсә Галиева туган Арча шәһәрендә югары категорияле тренер, үз әтисе Марат Галиев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар