Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча кызы бодибилдинг чемпионатында алтын медаль яулаган

news_top_970_100
Арча кызы бодибилдинг чемпионатында алтын медаль яулаган

Эльвира Ибраһимова – Арча районында туып-үскән спортчы һәм бодибилдер. Күптән түгел ул Siberian Power Show 2023 фестивале кысаларында бодибилдинг буенча халыкара чемпионатта алтын медальгә ия булды. Бу хакта 116.ru сайты яза. 

Ул «Фит-модель до 168 см» категориясендә беренче булган. Быел бу чарага дөньяның 18 иленнән 3 меңгә якын атлет җыелган.

Башта Эльвира спорт белән генә шөгыльләнә, ә соңыннан фитнес-модель булырга һәм ярышларда катнашырга тели.

«Бу елмаюга әллә ничәшәр сәгатьлек тренировкалар, позинг һәм мин хәзерге гәүдәмне булдыру өчен баш тартырга туры килгән бик күп ризык яшеренгән. Бу – минем теләк, һәм кайвакыт ничек кенә авыр булмасын, мин бу процесстан ләззәт алам», – дип сөйли ул үзенең эшчәнлеге турында.

Һәр ярыш алдыннан Эльвира Ибраһимова тренировкалар ясый һәм махсус туклана, шулай итеп, ул гәүдәсен тагын да рельефлырак итә һәм шешенүләрдән котыла. Мәсәлән, спортчы иртәнге ашка суда пешкән ботка һәм җиләкләр, пешкән йомырка һәм арахис пастасы белән хлебцы ашый. Төшке һәм кичке ашка гадәттә ниндидер ярма, аксым (мәсәлән, тавык ите) һәм зәйтүн мае белән бик күп яшелчә ашый.

Siberian Power Show 2023 бүләгеннән тыш, фит-модельнең башка бүләкләре дә бар. Мәсәлән, ул «Вице-мисс мира» титулына да ия. MR & MS WORLD турниры Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә узган, анда спортчы Арча гербы сүрәтләнгән флаг та алып барган.

Шулай ук Эльвира социаль челтәрләрдә гадәти тормыштагы фотолары белән дә уртаклашып бара. Ул башкалар кебек үк сәяхәт итәргә ярата, спорт белән шөгыльләнә һәм инде, әлбәттә, кайвакыт тәмле десерт белән дә сыйланып ала.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 апрель 2023
    Исемсез
    Никадәр көч кергәнен үзе генә беләдер... Афәрин!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100