Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча кызы Адилә Әхмәтҗанова: «Җавапсыз мәхәббәт темасына шигырьләр үтемлерәк булып чыга»

Адилә Әхмәтҗанова яшь шагыйрә булуына карамастан, Арча үзәк китапханәсендә китапханәче булып эшли, спектакльләрдә катнаша, түгәрәкләр оештыра. Бер сүз белән, туган ягын яраткан уңган-булган татар кызы ул. Адилә белән аның иҗаты, китапханәдә эшли башлавы һәм яшьләр турында сөйләштек.

news_top_970_100
Арча кызы Адилә Әхмәтҗанова: «Җавапсыз мәхәббәт темасына шигырьләр үтемлерәк булып чыга»
Адилә Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан

Адилә – Арча районы Кәче авылы кызы. Тугыз еллык Кәче төп гомуми белем мәктәбендә белем алганнан соң, 4 ел дәвамында Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә башлангыч сыйныф укытучысы белгечлегенә укый. Хәзерге вакытта Арча Үзәк китапханәсендә китапханәче булып эшли. Эштән тыш Арча халык «Җидегән чишмә» театрында спектакльләрдә уйный, балаларны сәхнәгә җәлеп итү максатыннан «Тел – бизәк» дигән түгәрәк эшчәнлеген алып бара. Аннан кала, Адиләгә тагын бер җаваплылык йөкләнгән: быелдан ул «Каурый каләм» әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли.

Ләкин барыннан да элек, Адилә безгә яшь шагыйрә буларак таныш. 3 ел элек аның шигырьләрен «Әдәби суд»та да тикшергәннәр иде.

Шунысына сокланам: бу кадәр йөкне 21 яшьлек кызчык берүзе тартып бара. Башкалар кебек шәһәр дип тә атлыгып тормый ул, туган ягында калырга булган. Адиләгә сокланмыйча мөмкин түгел! Инде шагыйрәнең үзе белән якыннан танышыйк.

«Китапханәне иң тыныч урын дип уйлыйлар иде, ялгыштылар»

– Адилә, «китапханәче» дигәндә, өлкән яшьтәге апалар күз алдына килә. Сине китапханәдә очратырмын дип, бер дә уйламаган идем.

– Үзеннән-үзе килеп чыкты ул. Көллияттә укыганда ук Казан дәүләт мәдәният университетына укырга керергә хыялландым. Аннан соң, шул ук институтның китапханәчеләр юнәлешенә читтән торып уку бүлегенә килеп эләктем. Китапханәдә эшләргә киңәш иттеләр һәм эшкә керештем! Бу адымыма бер дә үкенмим.

Эшкә урнашканчы андагы процесс белән бөтенләй кызыксынмадым. Олы кешеләр эшли, дигән ассоциация булса да, мәсәлән, безнең китапханә эшчәнлеге яшь буын кулында, дияр идем. Без китап кына биреп утырмыйбыз, атна саен бик күп чаралар үтә, студентларны, укучыларны чакырабыз, алар белән төрле остаханәләр үткәрәбез, кунаклар чакырабыз. Сайтны алып барабыз, видеолар төшерәбез, төрле рубрикалар башлыйбыз. Кыскасы, мондагы тормыш гел кайнап тора.

Бөтен кеше китапханәне иң тыныч урын дип уйлый, «сез анда китап укып, китап тапшырып тик утырасыз» дип әйтәләр иде. Бу эшчәнлекне күреп, якыннарым да хәтта: «Ялгышканбыз, бер дә тик торганың юк», – диләр.

– Теләсә кайсы китапны сораганда, китапханәчеләр синең нәрсә укырга теләвеңне аңлап ала. Шунда эшләгәч, алар бөтен китапны укып чыккан ахры, дигән фикер туа иде. Адилә Әхмәтҗанова да китап укый микән?

– Тәҗрибәлерәк китапханәчеләргә эшләве җиңелрәк, алардан киңәш тә сорыйм. Бу укучыга шундый китап туры килә, икенче укучыга фәлән китап туры килә дип, аңларга тырышасың. Алай да, мин китап укучылар белән сирәк аралашам. Чараларны әзерләп, аралашырга вакыт та калмый. Ял көннәрендә генә китап укучылар белән эшләргә туры килә.

Китапларны буш вакыт булганда укырга тырышам. Кайбер китап укучыларына сокланып, горурланып карыйм. Алар китап дөньясында йөзә! Мин ул кадәр күп китап укыйм дип, алдалап әйтәсем килми. Шигырьләр укыйм, классик әсәрләргә өстенлек бирәм.

– Яшьләр кәгазь китаплардан читләшә, электрон китаплар укыйлар. Китапханәгә килүче яшьләр бармы, ниндидер тенденция күренәме?

– Төрле юллар белән яшьләрне үзебезгә җәлеп итәргә тырышабыз. «Китапханә – синең мохитең» дигән проект кысаларында яшьләр белән хезмәттәшлек иттек. Аның нәтиҗәсе булды, дип саныйм. Яшьләрне «укымый» дисәләр дә, китапханәбезгә яңа китаплар кайткан саен, китапларны укырга яшьләр килә. Яңа китапларны «ВКонтакте» төркемебезгә дә чыгарып торабыз. Шуннан күреп тә киләләр.

Икенче мәсьәлә – яшьләрнең китапханәгә килергә куркып калуларында. Яшьләрдәге «китапханәдә гел тыныч, кызык түгел» дигән стереотипны җимерергә телибез, башка фикер тудырырга тырышабыз.

Яшьләр күбрәк чит ил язучыларына өстенлек бирә. Китапханәгә дә күбрәк чит ил язучылары китаплары кайта. Психология турындагы китапларны бик күп укыйлар. Яшьләр хәзер психология белән кызыксына.

«Районда эшләр өчен патриот булырга кирәк!»

– Шулай да, китапханәче булып эшләүнең уңай һәм тискәре яклары сизелә башлагандыр...

– Яңа кешеләр белән танышасың, тәҗрибә туплыйсың, төрле җирләрдә буласың. Кыскасы, бик күңелле! Шулай да, төрле кеше була. Аңлашылмаучанлыклар туарга мөмкин. Әмма без аны ничек тә җиңәргә тырышабыз. Мин аны тискәре як дип тә әйтмәс идем, һәр эштә дә була торган хәл. Кайвакыт эшләгән эшеңне күреп бетермиләр. Чынлап торып эшемнең тискәре якларын күрмәдем әле.

– Авыл яшьләре, гадәттә, шәһәргә тартыла, шәһәрдә урнашып калырга тели. Ә син туган ягыңда калып эшли башлагансың...

– Беркайчан да Казанга барырга ашкынмадым. Киләчәгем әле билгеле түгел. Арча районында миңа барысы да якын. Мин анда нәрсә дә булса эшли алам. Шул эшнең нәтиҗәсе районга файдалы булу белән миңа ул кадерлерәк. Туган ягыма файдалы буласым килә.

– Китапханәдә эшләүнең перспективасы бармы соң? Башка яшьләр өчен?

– Районда эшләр өчен патриот булырга кирәк! (елмая). Хәзер яшьләр шәһәргә акча эшләргә дип барырга омтыла. Үзең теләгән эштә эшләсәң, миңа калса, хезмәт хакына караганда, бу – күпкә яхшырак. Син үзеңә канәгатьлек хисе аласың. Үз районыңда гына калсаң да, яшьләр өчен хәзер мөмкинлекләр күп. Хезмәт хакы аз дип, куркып утырырга кирәк түгел.

«Җавапсыз мәхәббәт темасына шигырьләр үтемлерәк булып чыга»

– Балалар бакчасына йөргәндә үк әниләр балаларын төрле түгәрәкләргә биреп карый: бии дә ул, тел дәресләрен дә үзләштерә, рәсем дә ясый, музыка белән дә шөгыльләнә. Безнең Адиләбез кечкенәдән үк шигырь яза башлады микән, әллә аның бу сәләте тора-бара китаплар укый-укый ачылды микән...

– Гаиләдә мин берүзем, әти-әниемнең яраткан кызы мин! Әбиебез дә бар әле, – дип дәвам итте Адилә. – Шуңа күрә мәктәптә укыганда беркемнән дә калышмаска тырыштым. Әнием укытучы булгангамы, мәктәптән кайтып та кермәдем. Бөтен бәйгеләрдә, конкурсларда катнаштым. Мәктәптә укыганда шигырь сөйләү конкурсларында катнашуны якын күрдем. Үзем теләп йөрдем. Урыннар эләкми иде, күңелне төшермичә, катнашуымны дәвам иттем.

Көллияттә укыганда 16 яшемдә шигырь яза башладым. Шигырьләремне социаль челтәргә урнаштыра башлагач, мине күреп, күтәреп алдылар. Төркемдәшләргә рәхмәт. Шуннан соң мин тагын да тирәнтен иҗатка кереп киттем. Озак та үтми «Каурый каләм» иҗат берләшмәсендәге Зиннур Тимергалиев, Халидә Фәйзрахмановалар иҗатыма игътибар итте. Шулчак эчемнән: «Алай ук начар язмыйм икән», – дип уйлап куйдым. Яза-яза иҗатка чумдым.

– Яшь иҗатчыларда еш күзәтелә торган хәл: алар әсәрләрен яза-яза да, җәмәгатьчелеккә күрсәтергә ояла, яисә курка. Синдә бу киртә булдымы?

– Мин дә шигырьләремнең берешәр куплетын гына куя идем. Дөрес, барьер бар. Ул күп яшьләрне туктатып кала, аларны язганын кеше күрми, белми кала. Миндә андый киртә булды дип әйтә алмыйм.

«Син шигырь язасыңмыни?» – дип кызыксына башладылар. Халыкка кызык икән, мин дә шигырьләремне мөмкин кадәр ешрак тулы вариантлары белән урнаштыра бардым. Ияләшү микән ул – үзеннән-үзе шигырьләреңне Интернетка куя башлыйсың. Иҗат иткән саен, башлангыч чордагы иҗатыңның ни дәрәҗәдә икәнен аңлыйсың һәм иҗатка җаваплырак карыйсың.

– Инде иҗатыңа да тукталып узыйк. Нинди темаларга язасың?

– Баштарак шигырьләремдә фәлсәфә яктыртыла иде, бәлкем, аңлашылмый торганрак та булгандыр. Сүз уңаеннан, көллияттә укыганда «Әдәби суд» булды. Фәлсәфи шигырьләр сайлап алынгач, шигырьләрем каршылыклы фикерләр тудырды. Хәзерге вакытта тормыш-көнкүреш, мәхәббәт темаларын күбрәк чагылдырам.

– Мәхәббәт темасына бер генә булса да шигырь язмыйча калган кыз юктыр ул. Мәхәббәтне татып караган кызлар гына аның ни икәнен аңлыйдыр. Синең мәхәббәт хисен татып караганың булдымы?

– Шагыйрь булмаган кешеләр дә гашыйк була һәм шигырь яза. Мәхәббәт темасын, минемчә, яратып карамаган кеше яза алмыйдыр, чөнки син хис-кичерешләреңне тасвирлый белергә тиеш. Аннан соң, мәхәббәт темасының «җавапсыз мәхәббәт» төре дә бар. Ул темага шигырьләр үтемлерәк килеп чыга, бу темага шигырьләр укучысын күбрәк таба. Бәхетле мәхәббәт язганда, синең бәхетле мәхәббәтең башка кешене кызыксындырмаска да мөмкин. Үкенечлерәк мәхәббәт тарихын бик бирелеп укыйлар.

– Үзеңнең гашыйк булганың булдымы?

– Булгандыр инде... Әлегә егетем юк (елмая). Әйткәнемчә, гашыйк булмыйча, мәхәббәт турында язып булмый.

– Хәтта эш эшләгәндә дә илһам кирәк, дип язгансың.

– Минем беркайчан да, шигырь язам дип, өстәл артына утырганым булмады. Илһам үзеннән-үзе килә. Тетрәндергеч вакыйга булырга мөмкин, яки берәр күренешкә игътибар иткәндә үзеннән-үзе шигырь юллары килә башлый. Үзеннән-үзе баш миенә илһам килү шул буладыр инде...

Шигырь туганда син үзеңнең нинди шигырь язасыңны белергә тиеш, диләр. Ә мин исә шигырь азагын ничек тәмамлаячагымны да белмим, фикер үзеннән-үзе туа.

– Социаль челтәрдә битеңне «Уйлап туймас күңел» дип атагансың. Минемчә, бик оригиналь.

– Социаль челтәрдәге битемне «Адилә» дип исемләгән идем. Беренче шигырьләремне урнаштырганда «уй уйладым, һич тә уйлап туймадым» дигән хэштег куя идем. Миңа һәрчак: «Адилә, син гел уйлыйсың да уйлыйсың. Ул кадәр уйларга кирәкме?» – дияләр иде. Шуннан уйлап табылган хэштег ул. Аннары, битемнең парольләрен югалттым.

Яңа битемне «Уйлап туймас күңел» дип исемләдем. Тарихы менә шундый.

«Яшь Әхмәтҗанова аякка басып килә!»

– «Әдәби суд»ны да телгә алдың. Бер төркем иҗатчылар шигырьләреңне бәяләгәндә «рифмалар төгәл булып бетмәгән», «мантыйк кителгән урыннар бар» һ.б. җитешсезлекләрне атаган булган. «Әдәби суд»тан соң иҗатың үзгәрдеме?

– Әйе, «Идел» журналы мөхәррире Гөлүсә Закирова «Әдәби суд» үткәрергә тәкъдим итте. Куркып калырмын дип кабул иттеләр микән... Ә мин: «Әйдәгез!» – дидем. Көллият тә бу тәкъдимне хуплап алды.

Шигырьләрем «Идел» журналында басылып чыкты, алар фәлсәфи темага язылды. Әйткәнемчә, катлаулы, аңлашылмый торган иде. Яшьләр язганда, әсәр никадәр аңлашылмый торган булса, шулкадәр шәбрәк, дип уйлыйлар, диләр. Башлангыч чордагы шигырьләрем үземә бик идеаль тоелган иде. Дөрестән дә, мантыйк югала. «Әдәби суд»тан соң иҗатымны башка күзлектән карый башладым.

Шулкадәр олы шәхесләр минем иҗатка алынганнар һәм аны тикшереп чыкканнар икән, мин ниндидер нәтиҗәгә килергә, иҗатымны алга таба үстерергә тиешмен. Иҗатым хәзер гадиләнде. Әмма кайчак шундый катлаулы шигырьләр дә туа.

Элегрәк һәр шигырьне язган саен битемдә урнаштыра бара идем. Хәзер бераз уйга калам: «Бу шигырь кемгә кирәк икән?» – дим, бераз пессимистик уйларга да бирелеп алам. Кешегә күрсәтергәме-юкмы икәнен уйлыйм.

«Әдәби суд»лар – иҗатчы өчен бик кирәкле проект. Гомумән, иҗат иткәндә тәнкыйть белдерү һәм киңәшләр бирү мөһим. «Яшьләр хәзер тәнкыйтьне кабул итә алмый, алар үзләре өчен иҗат итә, үзләрен дөрес дип саный», – диләр. Төрле кешеләр бар. Иҗатка башка кешенең күзлегеннән караш кирәк. Яшь язучылар белән аралашып торам, алар да: «Ул вакытта мин үземне яхшы язам дип уйлаган идем. Хәзер барысын да аңлыйм инде», – диләр. Яшьләр бу тәнкыйтьтән курыкмасалар иде. Өлкән яки яшь язучы буласыңмы, иҗат өчен һәрвакыт тәнкыйть кирәк. Анализлыйлар икән, иҗат юк дигән сүз түгел, димәк, аны бераз төзәтеп җибәрергә кирәк.

– Киңәш бирүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр арасында кемнәрне атар идең?

Рифат абый Сәлаховның фикере белән килешәм. Без аның белән әле дә элемтәдә торабыз, ул минем иҗатны бик хуплап тора. Минем иҗат белән Сания Әхмәтҗанова таныш. Ул миңа еш кына: «Яшь Әхмәтҗанова аякка басып килә», – дип әйтергә ярата. Якташларыбыз арасыннан үзешчән шагыйрьләр миңа терәк булып тора. Хәзер мин аларның «Каурый каләм»дә иҗат җитәкчеләре (елмая). Алар миңа һәрвакыт: «Син иҗат итәргә тиеш, син бит булдырасың», – дип, рухландырып торалар.

«Яшьләрне бердәм булып иҗат итәргә чакырасыбыз килә»

– «Каурый каләм»гә сине җитәкче итеп сайлаулары ничек булды? Минемчә, тарихта синең кебек яшь кеше җитәкче булмагандыр әле...

– Иҗат берләшмәсен Фатих Хөсни бүләге иясе Радик Фәизов оештырган булган. Ул вакытта берләшмә «Тукай якташлары түгәрәге» дип аталган. Аның вафатыннан соң берләшмәнең эшчәнлеген ветеран-педагог Наҗия Саттарова дәвам итә. Шул чакта берләшмә «Каурый каләм» дип атала башлый да. 2012 елдан аны Халидә Фәйзрахманова җитәкли башлый. Шул вакытта берләшмә Арча үзәк китапханәсендә эшли.

Мин аларның эшчәнлеген күзәттем, алар да минем иҗатка игътибарлы булды. Халидә апа үзәк китапханәдә олыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлназ Наилевнага, бу вазифага яшь кешене чакырырга дип, ым каккан. Киңәшләшеп, мине сайлап алганнар. Ул вакытта үзем дә иҗат итәм, китапханәдә эшлим. «Каурый каләм» иҗат берләшмәсенә күбрәк олы яшьтәге кешеләр килә. Ләкин һәр нәрсәнең киләчәге – яшьләрдә. Яшьләр иҗат итә, әмма аларны бердәм булып иҗат итәргә чакырасыбыз килә. Шуңа күрә дә бу вазифага мине билгеләделәр. Каршылык белдерүче булмады дип беләм.

Бу вазифаны зур теләк белән кабул иттем. Районыбызның үзешчән язучылары да теләктәшлек белдерде. Яңа кешегә сынап карыйлар, гадәттә. Ләкин мине җылы кабул иттеләр. Бергә-бергә эшләргә насыйп булсын, дип телим.

– Иҗат берләшмәсе эшчәнлеге белән таныштырсаң иде. Һәр районда да мондый берләшмәләр юктыр әле ул...

– Бездә 35ләп язучы бар. Өйдән чыгып китә алмаган иҗатчылар да бар, әмма алар да безнең берләшмәгә кергән дип санала. Аларның иҗаты белән дә танышып барабыз.

Яшьләргә килгәндә, алар бар, иҗат итәләр. Әмма аларны туплавы авыр. Эшче яшьләр һәрвакыт эштә була, мәктәптә укучылар дәресләрен калдырып йөри алмый. Шуңа күрә алар белән җыелу авыррак. Чыгу юлын табарбыз, дип уйлыйм.

Иҗат берләшмәсенең төп максаты төрле юллар белән иҗатны үстерүгә юнәлтелгән. «Иҗат студиясе»н яңартып җибәрдек. Бер иҗатчыны сайлап алабыз да, иҗатына тәкъдимнәр, киңәшләр бирәбез. Кимчелекле якларын билгеләп үтәбез. Кыскасы, иҗатын тикшерәбез. «Каурый каләм»челәрнең юбилей бәйрәмнәре булып тора, китапларын тәкъдим итү кичәләрен, җырлар, биюләр белән юбилей кичәләрен уздырабыз. Алар үзләренең иҗатына игътибар булганга шатланып тора. Гомумән, иҗат кешесенә һәрвакыт игътибар кирәк. Ул игътибар күргәч, тагын да канатлана, иҗат итәргә илһам ала.

Безнең берләшмә мәктәпләргә, бакчаларга да йөри. Райондагы мәктәпләрдә каләмдәшләребез үзләренең иҗаты белән таныштыра. Бу да – кирәкле эш. Балалар үз районының үзешчән шагыйрьләрен дә белергә тиеш.

Иҗат берләшмәсенә акча бүлеп бирелми. Оештыру эшләре – безнең инициатива гына. Бу – бары тик иҗатка корылган берләшмә.

«Тик кенә утыра башласам, пессимистик уйларга биреләм»

Тегендә дә, монда да актив Адилә. Бар җиргә өлгер! Тел-теш тидерерлек түгел, чын. Тырыш кызыбыз киләчәктә үзен кайсы өлкәдә күрә икән, уйланмыйча калганы булмагандыр...

– Киләчәктә нәкъ шулай ук, төрле җирләрдә актив буласым килә, – дип җаваплады Адилә. – Берәр кешегә «юк» дип әйтеп буладыр бит, диләр. Төрле җирдә «кайнаганлыктан», яңа эшкә үземә яңадан илһам алам. Миңа шулай күңеллерәк. Тик кенә утыра башласам, пессимистик уйларга биреләм. Шуңа күрә мин тик тормыйм. Киләчәктә дә шулай ук кайнап торырга язсын. Иң мөһиме – иҗат итәргә, халык белән булырга кирәк, эшеңнең файдасы һәм нәтиҗәсе булсын иде.

– Якыннарың, әти-әниең шигырь язуыңа ничек карады?

– Алар мине иҗат итә дип кабул итмәде. Шигырьләр иҗат итүемне дә кычкырып йөрмәдем. «Әдәби суд»лар булып үтте. Әти-әниләргә читтәге авылдашлар: «Сезнең кызыгыз шигырьләр яза икән бит!» – дигән. Шуннан соң гына алар моны аңлап кабул итте. Иҗат итүемә каршы түгелләр. Нәрсә булса да, әти-әнием минем өчен терәк булып тора. Алар терәк булмаса, болай йөри дә алмас идем. Минем шулкадәр кайнап торуыма ияләштеләр.

– Яшьләрдә иҗат итү дәрте сизеләме? Өмет бармы?

– Өмет бар. Иҗат конкурсларында да бу мәсьәләгә игътибар иттем: алар хикәя дә, шигырь дә яза. Минемчә, иҗатның колачлары киңрәк. Яшьләрне үстерү өчен бәйгеләр дә, мөмкинлекләр дә күп. Иҗатта яшьләрнең урыны мөһим.

– Туган тел дәресләре кыскартылуның йогынтысы булырмы?

– Пессимистик карашлар булды. Хәзерге вакытта хәлләр ул кадәр үк аянычлы түгел, дип саныйм. Телгә карата игътибар башка яктан арта, яшьләрне татар теленнән читләштерәләр, дисәләр дә, алар татарча иҗат итә. Бездә соңгы буыннар туган телдән читләшәдер дә, ләкин алар үз телләренә кайтыр. Аянычлы фикер белән яшисе килми. Киләчәккә телгә карата өмет баглыйсы килә.

Адилә Әхмәтҗанова шигырьләре.

Һәр кешедән сине эзлим төсле,
Һәр фасылдан синең холкыңны.
Җавап бирмә, ярар, сорыйм әле:
Ә син мине инде оныттыңмы?

Һәр караштан сине эзлим төсле,
Һәр тарафтан синең шәүләңне.
Шулкадәрле яңгырлы бу сагыш
Үз хисләрем өчен түләүме?

Һәрбер йөздән сине эзлим төсле,
Һәр җөмләдән синең сүзеңне.
Мин һаман да эзлим, өметләнеп
Очратырга сине беркөнне.

***

Ишетәсем килми... 
Сөйләшәсем килми. Эндәшәсем. 
Минем сүзем кемгә кирәк соң?.. 
Минем сүздән кемнәр юансын да, 
Сүзләремнән кемнәр курыксын?.. 

Дәшмәвемне аңлату кирәкме?..
Аклый алмыйм шушы халәтем. 
Кичералмыйм үз-үземә хәтта
Телсез калган балык сәләтем.

Ишетәсем килми. Күңелемне
Мең өлешкә телгән сүзләрне. 
Дәшми була, ничек урап узыйм
Яшькә тулган төпсез күзләрне? 

***

Төрле чаклар булды.

Төрле чаклар булды: ялынган да, 
Горур калып дәшми калган да. 
Яратам дип хисләрем аңлатып, 
Мәхәббәтне сорап алган да. 
Төрле чаклар булды: ялгышы да, 
Бер тырмага ике баскан да. 
Бар дөньядан, Ә кайвакыт хәтта
Булды үз-үземнән качкан да. 
Төрле вакыт булды, әйтә алмыйм
Кабатланмас диеп ул чаклар. 
Чыбык-чабык табып, утын төртсәң,
Кабына бит сүнгән учаклар... 

***

Син югалтма мине. Китсәм кинәт, 
Йөрәгеңдә синең калырмын.
Алсу таңнар юатканда сине
Чык тамчысы булып тамармын. 

Китсәм кинәт, чыкма эзләп юлга, 
Мин бик ерак инде булырмын. 
Офыкларны күзләп, сагынганда
Бары шигырь булып тулырмын. 

Син югалтма мине. Мин булырмын
Җир йөзенең берәр читендә. 
Мин бирешәм, минем хисләрем дә
Бу көрәштә артка чигенә... 

  • Адилә Әхмәтҗанова – 2001 елның 17 апрелендә Арча районы Кәче авылында туган. Кәче төп гомуми белем мәктәбен тәмамлый. Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеген үзләштерә. Хәзерге вакытта Арча районы үзәк китапханәсендә китапханәче булып эшли.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100