Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Исереп кайттым, нык исерек түгел. Урындыкта чалбар ята, но минеке түгел» – кызык видео

news_top_970_100
«Исереп кайттым, нык исерек түгел. Урындыкта чалбар ята, но минеке түгел» – кызык видео
https://vk.com/id466645025

Арча районы Шушмабаш авылында яшәүче Динар Бариев «Сектор Газа» төркеменең «Метаморфоза» җырын татарчага тәрҗемә итеп башкарган.

«Интертат»ка билгеле булганча, Динар – авылдагы бердәнбер баянчы. Гармунда уйнарга да үзлектән өйрәнгән. Элегрәк мәдәният йорты мөдире булып эшләгән. Авылдашлары әйтүенчә, Шушмабаш һәм якын-тирә авыллардагы бер генә бәйрәм-мәҗлес тә Динардан башка үтми. Ул – шаян такмаклары, күңелле җырлары белән халык күңелен күтәрүче «зажигалка».

Динарның чын исерек кыяфәтләренә кереп җырлавына киң аудиториянең исе киткән. Халык егетнең артистлык осталыгын «бишлелек» дип бәяли.

«Рәхмәт, брат, үтердең көлдереп», «Болай исереп йөрсәң, хатынсыз да калырсың», «2022 елгы классташлар очрашуында безне биетеп җырлатучы», «Исерекләр күп күреп, күп беләләр – булдырасың», «Бик шәп артист бу», «Теща белән минем көнемне ясадың, Динар», «Үтерде иярле сыеры белән», «Ат белән хатынга ышанма, дип әйткәннәр», «Күп эчсәң, шулай күренә инде ул, туганкай», «Татарча рок», «Вәт бәрә бу абзый», «Мин бу егеткә гашыйк булдым», – кебек комментарийлар калдырганнар аңа.

Сез дә тыңлап карагыз әле бу җырны. Булмаган кәефләрне дә күтәреп җибәрә. 

«Исерек җыры»

Сүзләре:

Беренче көн исереп кайттым, бик нык исерек түгел.

Капка төбендә ат тора, но минеке түгел.

Хатынымнан сорау алам: «Әй, нинди ат бу монда, ә?

Капка төбенә бәйләнгән, минеке урынында?»

«Кая, кая син күрәсең?

Исереп йөри шунда.

Күршеләрнең кызыл сыеры

Бәйләнеп тора анда».

Бу дөньяда күп яшәдем, күргәннәрем бик күп.

Әмма иярле сыерны бер дә күргәнем юк.

Икенче көн исереп кайттым, бик нык исерек түгел.

Өйдә бүрек эленеп тора, но минеке түгел.

Хатынымнан сорау алам: «Әй, нинди бүрек монда?

Чөйгә эленеп куелган, минеке урынында?»

«Кая, кая син күрәсең?

Исереп йөри шунда.

Кичә бәрәңге пешергән

Таба тора анда».

Бу дөньяда күп яшәдем, күргәннәрем бик күп.

Ике колаклы табаны бер дә күргәнем юк.

Өченче көн исереп кайттым, бик нык исерек түгел.

Урындыкта чалбар ята, но минеке түгел.

Хатынымнан сорау алам: «Әй, нинди чалбар монда, ә?

Урындыкта эленеп тора, минеке урынында?»

«Кая, кая син күрәсең?

Исереп йөри шунда.

Идән юа торган чүпрәк

Эленеп тора анда».

Бу дөньяда күп яшәдем, күргәннәрем бик күп.

Әмма каешлы чүпрәкне бер дә күргәнем юк.

Дүртенче көн исереп кайттым, бик нык исерек түгел.

Караватта бер баш ята, но минеке түгел.

Хатынымнан сорау алам: «Әй, бу нинди баш монда, ә?

Караватта аунап ята, минеке урынында?»

«Кая, кая син күрәсең?

Исереп йөри шунда.

Күчтәнәчкә әнкәй биргән

Шалкан ята анда.

Бу дөньяда күп яшәдем, күргәннәрем бик күп.

Әмма мыеклы шалканны бер дә күргәнем юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100