Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әрчә, әчкеч, бәй» – Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов диалекталь сүзләрне барлый

news_top_970_100
«Әрчә, әчкеч, бәй» –  Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов диалекталь сүзләрне барлый
"Татар-информ" архивы

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева төрле районнарда очрый торган диалекталь сүзләрне искә төшергәннәр. Барысы да Ләйсәннең үзенең үк: «Киттек без, киттек Әрчәгә», – дип сөйләшүеннән башланган.

Булат исә хатынын: «Әрчә түгел ул, Арча», – дип төзәтеп куйган. 

Ләйсән белән Булат «ачкыч» сүзенең дә  авызны артык зур итеп ачып тормыйча гына «әчкеч» дип әйтелгән вариантын әйтеп үткәннәр. 

«Ә сезнең якта нинди диалект сүзләр бар? Минем туган ягым Азнакайда һәр әйтәсе сүз алдыннан «бәй» дип сөйләшәләр», – дип сораган Ләйсән Гыймаева социаль челтәрләрдә. 

Җырчының сәхифәсен карап баручылар Кукмара якларында «дагын», Балтачта «ич», Мамадышта «дагын, дәген» кушымчалары өстәп сөйләшүләрен, хатын-кызга – кызый, ир-атка – малай дип әйтүләре хакында язганнар. 

Ә бер язылучысы: «Без Арчадан. Әчкеч дип сөйләшкәннәрен ишеткәнем юк, ачкыч белән ачабыз», – дип язып куйган усал итеп.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100