Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Тимербаев Аиша — Илсөя Ганиуллина белән дуэт җырлый

Аиша Айдар Тимербаев белән җыр яздырган.

news_top_970_100
Айдар Тимербаев Аиша — Илсөя Ганиуллина белән дуэт җырлый
https://www.instagram.com/aidardus/

Җырчы Аиша — Илсөя Ганиуллина кабат сәхнәгә кайтырга җыена, ахры. Ул композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаев белән дуэт яздырган. Җыры да бик серле — «Ялгыш парлар» дигән.

«Килешәме безгә дуэт?» — дип сораган Айдар Тимербаев инстаграм дусларыннан.

«Сезгә бар нәрсә дә килешә»;

«Дуэт кына түгел, араларында нидер бар икән дип сөйләүчеләр дә табылыр әле»;

«Чираттагы шлягер», — дип язган әчерәк телле инстачылар.

Берсе җырны тыңлаган, ләкин башкаручыларын танымаган. «Бик тә матур жыр, җырлаучылары гына кемнәр соң моның?» — дип язган.

Күбесе дуэтны җылы кабул иткән. «Искиткеч матур үзегез дә, җырыгыз да! Тавышыгыз бик туры килә! Айдар, сезнең бәрхет кебек йомшак тавышыгыз, җәйге шифалы җил кебек җанга рәхәтлек бирә», «Килешә, икегезнең моң бергә чыга», — дигәннәр.

  • «Синең яшьтәгеләрнең инде өченчесе бар». Рәфинәнең баласын тотып видеога төшкән Аишаны тәнкыйтьлиләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100